Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

Җир язмышы безнең кулда

Мәктәптә эшләгән елларымда һәр көнне дәрестән соң чүп савытында кимендә 2-3 сынган-ватылган ручка кала иде. Шуны 50-60 сыйныфка тапкырлап карагыз әле! Аннан соң мәктәпләр санына! Тагын тугыз айга! Мәңге череми торган бу каләмнәр барысы да чүплекләргә озатыла һәм шунда табигатебезгә зур зыян китереп, озак ятачак әле. Көн саен тротуар читләрендә,...

Мәктәптә эшләгән елларымда һәр көнне дәрестән соң чүп савытында кимендә 2-3 сынган-ватылган ручка кала иде. Шуны 50-60 сыйныфка тапкырлап карагыз әле! Аннан соң мәктәпләр санына! Тагын тугыз айга! Мәңге череми торган бу каләмнәр барысы да чүплекләргә озатыла һәм шунда табигатебезгә зур зыян китереп, озак ятачак әле.

Көн саен тротуар читләрендә, газоннарда аунап яткан, көчле җил искәндә һавада очып йөргән полиэтилен пакетларны да кушыгыз. Табигатебезгә никадәр зарар салынганын экологлар кайчаннан бирле чаң сугалар инде!

Нигә соң Европа илләрендә без мондый хәлне күрмибез? Андагы чисталыкка, тәртипкә сокланып кайтабыз?! Сабан туйлар вакытында мәйданнардан берничәшәр машина чүп җыеп алалар. Монысын да без эшлибез... Менә шундый булып яралганбыз. Очсызлы электр энергиясе алабыз дип, күпме уңдырышлы җирләрне су астында калдырдык, табигатькә төзәтеп булмаслык зыян салдык. Күпме тыюлыклар юкка чыкты! Хәзер исә ел саен су басулардан, төрле катаклизмнардан килгән зыянны исәплибез...

Дәвамын "Шәһри Чаллы" газетасының 25нче февраль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев