Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлау текстлары

Котлау текстлары

Гомер бәйрәме уңаеннан әзер котлау текстлары.

Әниләргә котлау тексты

Әни! Син безне – биш балаңны җил-яңгыр тидерми үстереп, олы тормыш юлына чыгардың. Әле дә син безнең ныклы терәгебез. 
Гомерең авыр эштә үткән, тормыш юлыңда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булган. Син аларны уфтанмыйча, авырлыкларга бирешмичә үтә белдең. Безгә дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, намусның пакълеген аңларга, әти-әни, туганнар кадерен белергә өйрәттең. Тормышыбызның маягы, безгә яшәеш чыганагы син.
Кадерлебез! Кояш гомере телибез сиңа. Ходай Тәгалә саулыктан аермасын, безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын. Гомереңне җан тынычлыгы белән, шатлык-сөенечтә үтәргә насыйп булсын, безне гел шулай каршы алып, имин булып, рәхәт итеп яшәргә язсын.
Без бәхетле, әни, син булганга,
Балам диеп өзелеп торганга,
Рәхмәт әйтеп баш иябез
Сиксән яшең тулганда.

***

Кадерлебез! Гомерең синең намуслы хезмәттә үтте. Тырыш һәм тәвәккәл булдың, бервакытта да уфтануны, зарлануны белмәдең. Киң күңелле, сабыр, батыр йөрәкле, гаиләбезнең терәге син, әниебез! Без синнән үрнәк, көч алып яшибез. Биргән тәрбияң, үткен сүзең һәм киңәшләрең безне олы тормыш юлына чыгарды.
Мең-мең рәхмәт сиңа, кадерле кешебез. Шушы якты бәйрәмең көнендә сиңа күңел тынычлыгы, тән сихәте, шатлыклы көннәр телибез. Безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың сине һәрчак сөендерсен. Киләчәктә дә куанычыбыз, җылы кояшыбыз булып, безнең янәшәбездә озын-озак яшә. 
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Иң изге теләкләр белән _____________. 

Әтиләргә котлау тексты

Газизебез! Син безне ышанычлы канатың астында җил-яңгыр тидерми, кадерләп үстердең. Бүген дә әниебез белән без балаларыңны, оныкларыңны төп нигезгә җыеп, барыбызны саклап, яклап яшисең. Ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы, сабыр кеше син, тырышлыгың һәрвакыт безгә үрнәк. Гомерең авыр хезмәттә үтте – ___________ булып эшләдең, эш сөючәнлегең белән җитәкчелек һәм хезмәттәшләрең арасында ихтирам яуладың. Син бүген дә зур хөрмәткә лаек кеше. 
Киләчәктә дә сиңа тән сихәте, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар телибез. Әни белән бергәләп, бер-берегезне саклап һәм яклап, тигез гомер итегез. 
Рәхмәт сиңа шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт сөю белән баккан күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

Сине яратып, тормыш иптәшең _________, балаларың ____________, оныкларың, оныкчыкларың.

***

Кадерлебез! Сиңа булган якты, матур теләкләребез иксез-чиксез. Сабырлыгың, миһербанлыгың, саф күңелең өчен без сиңа рәхмәтле. Син безнең таянычыбыз, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз. Синдәй тормыш юлдашы, әти һәм бабай булу – олы бәхет, шатлык һәм горурлык ул. Әниебезгә ныклы терәк, балаларыңа һәрчак ярдәм кулыңны сузучы әти, оныгыңа яраткан һәм кадерле бабай син. Безне үстереп кеше иткәнең, биргән тәрбияң, җылы сүзләрең, алтын киңәшләрең өчен мең рәхмәт сиңа. 
Гел шулай безнең терәгебез булып, исәнлектә-саулыкта, тазалыкта-байлыкта яшә. Әни белән  бергәләп, бер-берегезнең күңел аклыгын, җан җылысын тоеп, тигезлектә, шатлык-сөенечтә, озын-озак бәрәкәтле гомер кичерегез.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең бнлән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Сине яратып, ___________. 
 

Әти-әнигә котлау тексты

Җан җылыгыз белән йөрәгебезне җылытып, безнең өчен ут йотып яшәүче кадерледән-кадерле кешеләребез сез безнең! Үстердегез, кеше иттегез, олы тормыш юлына бастырдыгыз. Сез бүген дә безнең таянычыбыз, яшәү көчебез. Без балаларыгызны һәм оныкларыгызны бер учка җыеп тотасыз, яшәү көче бирәсез. Тормыш юлыгызда очраган сикәлтәләрне лаеклы үтеп, сабырлык белән, кулга-кул тотынып ___ ел бергә гомер итәсез. Гомер буе _______ эшләп, хезмәттәшләрегез алдында да, туганнарыбыз арасында да олы абруй казандыгыз. Киләчәктә дә безне сөендереп, сәламәт булып, тигезлектә, иминлектә, җан тынычлыгы белән гомер кичерсәгез иде. 

Иң изге теләкләр белән ____________.

***

Сөеклеләребез! Сез йортыбыз яме, күңелебез җылысы. Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә сез бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да бүлешеп, матур, күркәм гомер кичерәсез. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән ямь һәм тәм табып яшисез. Иңгә-иң куеп, хәләл көч белән матур тормыш корып, ___ бала үстереп, аларны олы тормыш юлына чыгардыгыз. Төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер кичерәсез. 
Ходай сезне сәламәтлектән аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә, кадерлеләребез! Без сезне бик яратабыз. 
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барысы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән ____________.

Якын кешеңне Туган көн белән котлау тексты

Хөрмәтле________! Никадәр күркәм сыйфатларны үзеңә җыйгансың син: ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы, сабыр һәм тыныч холыклы. Шуның белән бергә якыннарын өзелеп яратучы искиткеч кеше. Һәрберебезне  якты йөз, җылы сүз белән каршы аласың, кайгыртып торасың. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып яши беләсең. 
Кадерлебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр телибез. Алга таба да шатлыкта, иминлектә, хәләл җефетең белән тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, уңышларына куанып, һаман шулай безгә терәк булып, туганнарыгыз, якыннарыгызның җан җылысын тоеп озак яшәргә язсын. Алдагы көннәребездә дә йөрәгеңнең назын, кулларыңның җылысын, нурлы күз карашыңны тоеп яшәргә насыйп итсен. Тормышыбыз матур, өстәлләребез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын.
Бәхет теләп һәр көн таңнар атсын, 
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без юллыйбыз туган көнеңдә. 

Иң изге теләкләр белән_______________.

Юбилей белән котлау тексты

Гомер бәйрәме уңаеннан әзер котлау текстлары.

Хөрмәтле __________! Сез намуслы хезмәтегез, ярдәмчел һәм кешелекле булуыгыз белән тирә-юньдә абруй казанган кеше. Эшләгән бар яхшылыкларыгыз өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез Сезгә! Юбилеегыз белән котлап, теләкләрнең иң изгесен җиткерәбез. Иң мөһиме – алдагы гомер елларыгызда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыгызның, туганнарыгызның, якыннарыгызның шәфкатен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп гомер кичерергә насыйп булсын. Тормыштан ямь табып, ләззәт алып, гел елмаеп яшәгез, барлык хыялларыгыз, теләкләрегез тормышка ашсын. 
Гел кояшлы, киң һәм якты булсын,
Сезнең узар гомер юлыгыз.
Алда сезне якты өмет булып,
Бәхет көтсен, гел шат булыгыз.
Чын күңелдән туган көнегез белән 
Котлап сезне кояш елмая.
Үзгәрмәгез, һәрчак шулай 
Балкып яшәгез якты дөньяда. 

Ихтирам белән_________________.

Коллегага котлау тексты

Хөрмәтле ___________! 
Бар кешене дә шатландырып ел да Туган көннәр килеп тора. Ә бүгенгесе бигрәк тә куанычлы. Хезмәт баскычының югарысына менгәне, уңышларга куана торганы. Сез ничәмә-ничә еллар ________ өлкәсендә гадел, намуслы эш башкарасыз. Оешмабызда озак еллар эшләү дәверендә хезмәттәшләрегез арасында тирән ихтирам һәм хөрмәт казандыгыз. 
Гаиләгез дә матур, йортыгыз кунакчыл. Күзләрне иркәләгән бу соклангыч тормыш юлы артында күпме акыл зирәклеге, кул тырышлыгы, сабырлык, уңганлык ята. Шушы рәхәтне булдырган алтын кулларыгыз сызлауны, тынгысыз җаныгыз ару-талуны белмәсен. Саулыкка тиенеп яшәргә, тапкан бәхетегезне югалтмыйча, бәрәкәттә, муллыкта гомер итәргә язсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыялларыгыз матур, туар таңнарыгыз тыныч булсын. Күркәм бәйрәмегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Тормыш иптәшегез, балалар һәм оныклар бәхетенә төренеп яшәргә язсын сезгә. Тигезлектә, саулыкта гомер кичерегез.
Бу юбилей әле тик бер баскыч
Биеклеккә барган юлларда. 
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар 
Юлдаш булсын бик күп елларга!

Ихтирам белән_____!

Лаеклы ялдагы коллегага котлау тексты

Хөрмәтле __________! Сезне гомер бәйрәмегез белән котлап, иң матур теләкләребезне бүләк итәбез. Матур тормыш юлы узып, шатлыклы да, сагышлы да гомер тукталышына җиттегез. Оешмабызда күп еллар эшләү дәверендә коллективта зур абруй казандыгыз, олы ихтирамга ирештегез, хезмәтегезне яратып башкардыгыз. 
Киләчәктә дә Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет-шатлык, һәр көнгә куанып яшәвегезне телибез. Якыннарыгызның игътибар-ихтирамын тоеп, тынычлыкта, иминлектә яшәргә язсын. Кәефегез – күтәренке, сәламәтлегегез – какшамас, гомерегез озын булсын. 
Гомерегезнең көзләре
Җитсә җитсен, үкенмәгез.
Кояш көн дә нурын чәчә,
Гел балкыгыз, сүрелмәгез.

Ихтирам белән_____!

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

5

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлаулар

2
X