Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

Бәхетсез булуымда үзем гаепле

Гыйбрәтле язмыш.

Чыннан да, сине бер сүздән аңлап, шатлыгын да, кайгысын да бүлешеп яшәрлек, авыр чакта таяныч булырдай тиң ярыңны табу бәхет эше икәненә ышаныргамы? Әллә гаилә кору карары ике як тарафыннан да уйланып, бер-береңнең холык-фигылен җентекләп өйрәнгәннән соң гына кабул ителергә тиеш диючеләр хаклымы?

"Булачак ирем Ринат белән институтта укыганда ук таныштык. Мине ул җор телле, шаян һәм гаҗәеп ягымлы булуы белән үзенә каратты. Хәер, күпләр аңа гашыйк иде. Тәнәфестә мәзәкләр сөйләп, һәркайсыбызны авызына гына каратып, рәхәтләнеп көлдерүе дә, күңелгә ятышлы комплиментлар таба белүе дә ошады миңа. Тик... билгеле бер вакытка кадәр генә. Минем уйлавымча, өйләнешкәч, ул бары тик минеке генә булырга, игътибарын бары миңа гына юнәлтергә тиеш иде. Аны, киресенчә, миндәге бөтенләй башка сыйфатлар: артык тыйнак һәм эчкерсез булуым, тырышлыгым, күп мәсьәләләргә карата үз фикерем булу сокландырган. Сүз дә юк, бөтен дөньямны онытып, гашыйк булдым. Ринатның да хисләре эчкерсез иде. Беренче карашка, без бөтен яктан да бер-беребезгә пар килгән идек...

Шау-гөр килеп, бөтен туганнарны, дус-ишләрне бергә җыеп, туй үткәрдек. Әти-әниләре дә бердәнбер улларының тиң яр табуына ихлас куанганнарын әйттеләр. Үз әнием генә: "Кызым, көнләшүеңне йөгәнләргә туры килер. Сөйгәнең синең авызыңа гына карап утырмаячак. Ринат бөтен кешегә дә ярый һәм ярдәм итәргә әзер торучы, ирекне яратучы егет. Ләкин, иң мөһиме, ул сине бик ярата, күңеле дә чиста. Ә көнчелек ул авыруга тиң", - дип искәртте. Әнием хаклы булып чыкты. Мин көнчелегемнән арына алмадым, Ринат та үзгәрмәде...

Ни кызганыч, икебез ике полюс кешесе икәнебезне ахыргача аңлап җиткергәндә, аралар шактый суынган иде. Баштагы мәлләрдә аны үз янымда гына тотарга, институтта бергә укучы кызлар белән аралашудан тыярга тырышуымны шаяруга борырга маташты Ринат. "Җаным, мин бит сине генә яратам, ә башкалар белән аралашмыйча яши алмыйм, таләп тә итмә. Син бит минем шундый икәнемне белеп чыктың", - дип, иңнәремнән кочып ала иде.

Чыннан да, мин аны нәкъ менә шундый ачык, ярдәмчел булганы өчен яраттым. Тик нигә соң сөйгәнемнең холкы, аның һәрвакыт кемгәдер кирәк булуы бик тиз ачуымны чыгара башлады! Ә күпмедер вакыттан соң, мең дә бер газапка әйләнде. Көнчелегем бөтен хисләремне томалап, таптап үтте. Ул ишектән кайтып керүгә, җавап алу, күз яшьләре белән битәрләү башлана иде. Дөрес, минем әти-әниләргә, туганнарга да ярдәм итүдән баш тартканы булмады. Һәм алар барысы да Ринатны үз итә иде. Бер мин генә һаман үземнең "хаклыгымны" раслап, тарткалашуымны дәвам иттем. Ул кемгәдер мебель алып кайтырга, дустын хастаханәгә илтергә, бакчасында булышырга вәгъдә биргәнен искәртеп, мине үзе белән чакырса да, һәрвакыт баш тарта идем (ул чакны кире кайтарып булса, гел янәшәсендә булыр идем дә бит...).

Мин аны бергә укыган кызлардан гына түгел, урамда очраган сыйныфташларыннан да көнләдем. Үзе ваннага кергән арада телефонын тикшерәм, кемнәргә, кемнәр аңа шалтыратуы белән кызыксынам. Аннан соң шул телефон номерларына шалтыратып, дәгъвамны җиткерәм, ызгышам. Бу эшемнән ничә тапкырлар туктатырга, оялтып тыярга омтылса да, кигәвен кебек "кадалып", эзәрлекләвемне дәвам иттем. Чынлап яратса, мине генә сайлар, мин әйткәнне генә үтәр дип уйладым. Шул уй белән, ул яраткан тәмле ризыкларны пешерүдән туктадым. Ял көннәрендә еш кына әниләргә китәргә күнектем. Әни өйгә кайтырга өндәсә дә, сүзен тыңламадым. Ринат, берни булмагандай, бер-ике тапкыр килеп алды, ә өченчесендә килмәде...

Өйдә аны кем белән булса да "тоту" уе белән, тыннарым кысылып кайтып керсәм - Ринат әйберләрен зур сумкага җыеп, ишек янына ук китереп куйган. Үзе соңгы тапкыр аңлашу өчен мине көтеп тора. Иремнең суырылып, ябыгып киткән йөзенә, моңсу күзләренә карагач, имәнеп киттем. "Тукта, Гөлназ, зинһар өчен, тукта! Әле соң түгел. Минем сине югалтасым килми. Ләкин болай итеп, гаепсездән гаепле булып яшәүдән дә туйдым. Минем сиңа бер тапкыр да хыянәт иткәнем юк. Ә син юктан да көнләшеп, тормышыбызны газапка әйләндердең. Әлегә мин әниләрдә яшәп торам. Бер-беребездән башка яши алмаганыбызны аңлый алсак, кушылырбыз. Зинһар өчен, ашыгып, барысын да сызып ташларга ашыкма", - диде ул, ярым ялварып. Мин дәшәсем, кочагына ташланасым килсә дә, дәшмәдем. Тораташ катып басып калдым. Яратуым никадәр көчле булса да, тәкәббер горурлыгымны, инде авыруга әйләнгән көнчелегемне җиңә алмадым...

Ул көннән бирле бер елдан артык вакыт үтте. Ринатның шалтыратуларына бер тапкыр да җавап бирмәдем. Ә ул ялынып килмәде. Без аерылыштык. Кичә дус кызым хәбәр китерде. "Ринат өйләнә икән. Авылдан бер кыз алып кайткан. Тиздән бәбиләре туарга тиеш", - диде. Күз алларым караңгыланып китте. Әллә нинди сукыр хыял белән йөрәк төпкелендә йөрткән өмет җебе шартлап өзелде... Үз-үземне белештермичә: "Нишләдең син, Гөлназ, нишләдең?!" - дип тәкрарлый-тәкрарлый еладым...

Ш.Гөлназ

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев