Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

Кайту (2 бүлек)

Башын әлеге сылтама аша укый аласыз - Әйдә, әйдә, Газизҗан, үт.. Нишләп туктап калдың?! Түргә уз, бәрәңгедән авыз итәрсең! - диде Миннекамал. Бу заманда өстәл янына кыстауны ихтирам йөзеннән икәнне аңлап, читенсенеп тә куйды. Утырыр иде, яхшы түгел, үзләре дә көч-хәл белән тамак ялгап яшиләр. Утырмас иде, пешкән бәрәңге исенә...

Башын әлеге сылтама аша укый аласыз

- Әйдә, әйдә, Газизҗан, үт.. Нишләп туктап калдың?! Түргә уз, бәрәңгедән авыз итәрсең! - диде Миннекамал.

Бу заманда өстәл янына кыстауны ихтирам йөзеннән икәнне аңлап, читенсенеп тә куйды. Утырыр иде, яхшы түгел, үзләре дә көч-хәл белән тамак ялгап яшиләр. Утырмас иде, пешкән бәрәңге исенә чыдашлы түгел. Кыяр-кыймас кына узып, кызларга күз йөгертте.

- Ничек анда, май кояшлары, эшләр... колхузда дим...

Үзе әз генә тоз бөртегенә бармак очын тигезеп, бәрәңгегә сузылды:

- Бисмиллаһир-рахманиррахим...

Капкан кайнар бәрәңгесен, авызында әвеш-тәвеш китереп, йотып җибәрә алмый торган Тәскирә:

- Ярыйсы... - дип мыгырданды.

Бер кавым вакыттан соң:

- Ни... Газизҗан абый, менә бүген бик сәер төш күрдем, һич баштан чыкмый. Әле әнигә дә шуны сөйләп утыра идем, - дип, сүз башлады Тәскирә. - Сау-таза сыерыбыз көтүгә киткән җиреннән әйләнеп кайткан, имеш. Сукырайган икән, дим. Мөгрәпләр капка төбендә басып тора. Нәрсәгә дә юрарга белгән юк, мужыт син берәр нәрсә әйтерсең, Газизҗан абый...

Анысы авыз ачып җавап бирергә өлгермәде, "Тырр!" дип эндәшкән тавышка бар да дәррәү тәрәзәгә капланды. Капка төбенә килеп туктаган җигүле үгезгә, аннан погонлы ак тун, ак бүрек кигән хәрби кешегә, ят хатын-кызга сәерсенеп, бер-берсенә караштылар. Искәндәрнең башыннан: "Беттек! Бәрәңге исен сизеп жалу иткәннәрдер. Пүнәтәйләр булса кирәк! - дигән уйдан башына кан йөгерде. Авызларындагы бәрәңгеләрен ни йотарга, ни кире чыгарырга белми торганда, ишекне кактылар.

- Хозяева дома?

- ?!

- Здравствуйте! Мустафины здесь живут? Я привезла вашего сына. Будете принимать? - дигән ят тавышка Рәйсә белән Тәскирә сикерешеп тордылар.

- Да, Мустафины… Мостафиннар... Кем?!. Ничек?!

Кыршыла төшкән якалы пальто өстенә ак халат, башына авылда күрелмәгән ниндидер җәнлек тиресеннән тегелгән бүрек, аягына күн аяк киеме кигән хатын-кыз:

- Ахмед, заходи, миленький, это твой родной дом! - дия-дия, үзеннән алда бөтенләй ят киемле, күзен әллә ничек сәер итеп челт-мелт йомгалап торган солдатны алга әйдәде.

- Исәннәрмесез! - дип, карлыккан тавыш белән, анысы кулын сузды.

Таныш, мең тавыш арасыннан да танырдай газиз улының тавышыннан Миннекамал карчыкның кулындагы, өйдә булган бердәнбер чынаяк идәнгә төшеп челпәрәмә килде.

- Үлгән Сафам-м-мы?! Балам!!! Балакай-гы-на-а-ам!..

Өстәле-ние белән диярлек кубарылып чыккан Миннекамал, солдатның аңа таба түгел, гел кире якка кул сузганын күреп, сыгылып төште.

Әнисенең тавышын ишеткән Сафаны калтырану алды:

- Әни, әни, исәнме? - диюгә, күзләреннән мөлдерәп яшь атылып чыкты. Исенә килгән Миннекамал баласына таба атылды.

Сугыш кырында әллә ниләр күреп, әллә ниләр кичергән шәфкать туташы үзен ничек кенә тотарга тырышса да, бу күренешкә күңеле тулды:

- Это ваш сын - герой! Мы едем из города Иваново. Спасибо людям, что помогли, наконец-то, добраться до вас. Давайте, присядем. Я вам все подробнее расскажу, что с вашим сыном...

Ни актан, ни карадан сүз әйтә алмый торган Тәскирә белән Рәйсә, Искәндәр эшнең нидә икәнен, ниһаять, аңлап, абыйларына сарылдылар. Дүрт бертуган һәм ана бер йодрык булып кушылдылар. Татлы, шул ук вакытта киеренке минутлар... Бигрәк тә Ана өчен!

Күрше Газизҗан абзый аптыраудан, үзе күрешергә дә онытып, үлгән кешенең терелеп кайтуын тизрәк авылдашларына хәбәр итәргә чыгып йөгерде. Артыннан "...иннәә лилләәһи үә иннәәә иләйһи рааҗигүүүн..." дип укынганы гына ишетелеп калды.

Төштән соң, авылның яше-карты җыйнаулашып, исләре-акыллары китеп, озата кайткан шәфкать туташы Вера Лазаревнаның авызына керердәй булып аны тыңлыйлар иде инде.

...1943 елның 15 октябрендә Псков өлкәсенең Невель районындагы Горушки авылы янында була әлеге аяныч көн. Дошман белән көчле бәрелештән соң, яралыларны җыйнап, яу кырыннан инде китәргә кузгалганда, санитарка туфрак арасында бер кул селкенеп куйганын күрә. Авыр яралардан, контузиядән аңын югалткан, күрү, ишетү, сизү органнары эшләми, бихисап җәрәхәтләр. Казып чыгарып, Әхмәтсафаны санчастька, аннары госпитальгә озаталар. Күпмедер ятып, аңына килгәч тә, аның кем икәнен белү тиз генә мөмкин булмый. Алты айдан артык Иваново госпиталендә яхшылап дәвалау нәтиҗәсез калмый. Ишетер, сөйләшерлек хәлгә килгәч, хәтере дә яңара. Үзенең Татарстан җиреннән булуын, Арташ авылында туып-үскән Мостафин Әхмәтсафа Мостафа улы икәнлеген, Мамадыш хәрби комиссариатыннан сугышка озатылганын әйтә. Күрү сәләтен кире кайтара алмагач, врачлар шундый карарга киләләр: контузия шаукымы, бәлки, вакыт кирәктер, урман һавасы, табигать дәвасы да тияргә мөмкин. Аны туган ягына кайтару хәстәрен күрәләр.

Госпитальдән чыкканда, өстенә пулялардан теткәләнгән тишек-тошык шинель, кыршылып беткән солдат итеге, башына изелеп беткән бүрек кигән солдатны күреп алган бер офицер:

- Кая таба юл алдыгыз? - дип кызыксына.

Ишетүгә, аптырап:

- Герой-солдатны шушылай туган җиренә озаталармы?! - дип, погоннарын да өзмичә, өстендәге хәрби ак тунын, бүреген, яхшы итекләрен салып бирә. Күпме авырлыклар алдында да яшь күрсәтмәгән солдатның күзеннән яшь тәгәри... Ленинградтан капитан Добролюбов була ул.

Җәйге төн. Әхмәтсафага гел төн ул. Уйлар диңгезендә йөзәргә калды шул. Уйлана торгач, сулышы каба, ярсый, түзә алмагач, гармунын ала да, күкрәк киереп, күңеленә тынгылык таба алганчы, шашынып уйный да уйный, аның белән сөйләшә:

"...Сандугачлар килде, аккош кайтты,

Син кайтмадың киткән җиреңнән.

Аккош китәр урман-күлләреннән,

Син китмәссең минем күңелемнән... "

"Әле дә син бар, дускай! Сугыш кырында мине пулядан саклап калганың өчен, чын дус булганың өчен рәхмәт сиңа!" Гармунын кулга алган саен, күреге калаендагы җөйне сыйпап карый. Бу җөй сугышны, анда ятып калган иптәшләрен онытырга һич ирек бирми. "И-и, туганнан да якынракка әйләнгән сугышчан дусларым... Шакирҗан, Мөхәммәтҗан, Шаһинур, Җиһангир, Зәбир, Николай, Алексей... Берегез дә калмады бит... И-и-х!.."

...Гранаталары, автоматындагы патроннары беткәч, дошман дзотының ут сибүче амбразурасына ташланды Әхмәтсафа солдат. Отделениеләре кырылып, бомбалар төшкәннән соң үзенең дә гәүдәсе җир белән күмелеп калганын аңа соңрак әйттеләр. "Әй, гармуным-гармуным! Әткәй гармуны! Мин бит бары сиңа эч серләремне сөйли алам. Иң кадерле әниеңә дә сөйләп булмый торган серләр була. Син дә ике тапкыр үлем хәбәремне алгач, ниләр кылдың икән, әнкәй бәгърем?! Ярый, берәү улыңны үлемнән йолып алган. Кем син, кем икән, рәхмәтле санитарка?! Бер генә солдатны саклап калып та, күпмеләргә гомер биргәнеңне, күпмеләргә сөенеч китергәнеңне үзең беләсең микән син?! Ә минем Саҗидәм?! Юк, юк, мин сине гаепләмим. Үлгәннәрне көтеп яшәү бар кешенең дә ихтыярыннан килми ул. Бу килеш мине кабул итәр идеңме әле, билгесез..."

Әхмәтсафага ныклы дәвалану кирәк иде. Врачларның әйтүе буенча, Миннекамал май аенда, җәйләрен урманнан, кырдан кирәкле үләннәрне җыеп дәвалады. Улын да үзе белән урман-кырлар һавасын иснәргә йөртте, ялгыз калдырмады, аның халәтен аңлап, күбрәк аралашуны хуп күрде. Бар белгән осталыгын, көчен, дошман теткәләп бетергән улын тергезүгә җикте. Заманасына карата сөт, май, катыгыннан да өзмәскә тырышты.

Җиңү бәйрәме көне. Мыек та чыгарга өлгермәгән яшь-җилкенчәк ястык-мендәр түшәп, ике тәгәрмәчле арбага үзләре җигелеп, Әхмәтсафаны шунда утыртып, урам әйләнделәр. Сыздыр гармуныңны! Уйна! Җиңү килде, җиңү! Биш урамны бер иттеләр. Әхмәтсафа үзе чыгарган "Җиңү маршы"н ярсый-ярсый уйнады. Аның җәрәхәтле күңелен аңлаган гармуны шашты, елады, көлде, аның белән бергә үкседе.

Врачлар дәвалауны өзмәделәр. Еллар буе кулланган шифалы үләннәрдәнме, әнисенең шәфкатьле күңеленнән, тылсымлы кулларыннан тигән сихәтме, әллә Ходайның бүләгеме, бары да булгандыр - Әхмәтсафа яктылыкны шәйли башлады. Яшьлек үзенекен итә. Син ачмы, ялангачмы - сорап тормый. Сөясе, сөеләсе килә. Авылдан гаиләләре белән читкә чыгып киткән тәүге мәхәббәтен күрә алмасына ул ризалашкан иде инде. Тәрбия үзенекен итте, матурланып, гайрәтләнеп китте. Урман артындагы күрше авылда гына үзе кебек сагышлы, моңлы, үги ана белән яшәүче Гөлзәйнәп исемле бер кыз барын белә ул. Күңеленең түренә урнашкан шул өмет белән яши башлады Әхмәтсафа солдат.

...Кайчан да бер күрешербез,

Белмим көннәрен генә шул, Зәйнәбем...

...Бар дөньяны илаһи яктылыкка төреп, кояшның тәүге нурлары балкыган сихри бер иртәдә бала елаган тавышны ишетеп, тетрәнеп китте Әхмәтсафа. Ул да булмады, өй ишеге ачылып, хатыны Гөлзәйнәп янында мәж килеп йөргән кендек әбисенең:

- Әхмәтсафа! Әхмәтсафа дим! Улың, улың туды! - дигән шатлыклы авазы ишетелде.

Ишек алдында кул эшләре белән мавыккан Әхмәтсафа егылудан чак таянып калды. Эссе бер дулкын кинәттән әллә кайларга күтәреп алып селкеп салды, башына кан йөгерде, колагы ишетмәс булып шаулый башлады. Тетрәнүнең иң биек ноктасы булган, беренче баласы туган көнне аның ... күзләре ачылды!!! Үлеп яткан күзәнәкләргә җан керде. Уникеле күзлек аңа ярдәмгә килде. Ничә еллар күрмәгән әнисенең йөзен, төсен, урман-кырларны, туган өен, бар җиһанны һәм озын дулкын кара чәчле, яшәүгә ямь өстәгән нурлы йөзле хатынын һәм тәүге баласын күрде... УЛ ҮЗЕНӘ КАЙТТЫ!

Яңадан да күп тапкырлар әйләнеп кайтачак әле Әхмәтсафа солдат. Кем кем, әмма кайту тәмен Әхмәтсафадан да яхшырак белүче, кадерләүче кеше булды микән? Исемнәрен үзенең туган балаларына биреп, сугыштан кайтмаган дусларын тормышка кайтарып яшәтсә, бер кызына яшьтән сөйгән ярының исемен кушып, аны да үз янына кайтарды түгелме?!

Әмма ләкин... Әле бу көннәрдә Әхмәтсафа, Псков өлкәсе Невель районының Горушки авылында күмелгәннәр исемлегендә булып та, авыр тормыш һәм сугыш ачысы сеңгән күзәнәкләрендә, шаулап аккан кан тамырларында тагын туачак дүрт кыз һәм алты улы ятканын, тормышның барлык авырлыкларын батырларча җиңеп, балаларын чын кешеләр итеп тәрбияләп аякка бастыргач кына, өч көннән соң, медальләре кырыена өстәләчәк Кызыл Йолдыз орденын да күрмичә, илле җиденче яшендә мәңгелеккә күчәсен дә, аңа яктылык бүләк иткән тәүге баласы Шаһинуры ил буйлап, УЛ йөргән эзләргә дә басып, сугышта хәбәрсез югалганнарның, билгесез батырларның каберләрен эзләп табып, бик күпләрнең тынгылык тапмаган җаннарына ачыклык илә шатлык китерәсен дә белми иде әле...

Илсөяр Тимербаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X