Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

Әманәт (2 бүлек)

Әлеге язманың башын түбәндәге сылтама аша укый аласыз. Бераз минем үгет-нәсихәтләрне тыңлап утырды да чыгып китте. Мин инде базарларны әйләнеп кайтырга җыенган идем, 5 минут үттеме-юкмы, телефоным шалтырады: "Нәркиз... тизз... ул… ул..." дигән өзек сүзләрдән Гөлчәчәк белән нидер булганын гына чамалап калдым. Тизрәк дустыма йөгердем. Килеп керсәм, Гөлчәчәкнең үксеп-үксеп елаган...

Әлеге язманың башын түбәндәге сылтама аша укый аласыз.

Бераз минем үгет-нәсихәтләрне тыңлап утырды да чыгып китте. Мин инде базарларны әйләнеп кайтырга җыенган идем, 5 минут үттеме-юкмы, телефоным шалтырады: "Нәркиз... тизз... ул… ул..." дигән өзек сүзләрдән Гөлчәчәк белән нидер булганын гына чамалап калдым. Тизрәк дустыма йөгердем. Килеп керсәм, Гөлчәчәкнең үксеп-үксеп елаган тавышына әллә нишләп киттем. Ул Таһир өстенә сулган умырзая кебек бөгелеп төшкән дә, иңрәп-иңрәп елый:

- Таһирым, Таһирым, ник, ник? - дигән сүзләреннән ни булганлыгын чамалап алдым. Әйе, Таһирның куллары инде суынган иде…

Ясминә әллә нишләп китте. Урамнан килеп кергән таныш түгел бу хикәяче хатынны кочаклап, аның да үксисе килде. Ул бит, ул бит Таһирның соңгы минутларын күргән!

Тик, тик хатын үзен кулга алды. Ә әманәт? Аны Гөлчәчәк ник, ник биргән Нәркизгә?

Ясминә кулындагы фотога карады да, инде бик еракта калган еллар томанына китеп уралды. Таһир белән уйламаганда гына Казанның Ленин бакчасындагы ул чактагы атаклы фотография салонында таныштылар алар. Фотографның бу егетне төрлечә боргалап сурәткә төшергәнен күзәтеп торган Ясминә, артык озакка сузылган фотосессиягә эче пошып, борчыла башлады. Чираттагы лекциягә кадәр ярты сәгать вакыт бар, әле якындагы "Блинная"га кереп коймак белән чәй дә эчеп өлгерергә кирәк.

- Бу егет артистмы әллә шулкадәр, тагын күпме көтәргә була инде, - дип эчтән генә мырлап та алды.

Әллә шул сүзләрне ишетте фотограф, Ясминәгә дәште:

- Утырыгыз, ян белән, ян белән, менә болай, - диде, кызны үреп эшләнгән өстәл артына утыртып.

Ясминә тиз-тиз генә фотога төште дә, пыяла ишеккә үрелде. Ишекнең теге ягында баягы егет басып тора иде. Кара бөдрәләре матур булып маңгаеннан өскә күтәрелгән, чем кара күзләре бераз гына сынап, бераз гына үртәлеп тә кызга карый.

- Гафу ит, гөлем, озак көттергән өчен! Гаебемне ничек аклый алам соң? Әйдәгез, чәй эчеп чыгыйк. Студентның тамагы һаман ачтыр дип беләм, - диде таныш түгел егет.

- Нишләп әле мин сезгә гөл булыйм, - дип пырылдады Ясминә. Ә тамагы,

чынлап та, бик ачкан иде, шуңа күрә бу елмаеп торучы егеткә бик ачуы килсә дә, тамак үзенекен итте, аның белән бергә "Чәй йорты"на керде. Таһир аңа да, үзенә дә өстенә бал сибелгән коймаклар алып килде, берни сөйләшмичә генә чәй эчтеләр…

- Әле 10 минут вакытыгыз бар, гөлем, - диде аңа егет. Мин Таһир исемле, ә синекен беләм… яле гадать итеп карыйм…бер чәчәк исеме булырга тиеш синең! Ландыш, Лилия, юк, юк, ясмин гөленә охшатам, нишләптер, мин сине, гөлем, - дип елмайган егеткә начар сүз әйтеп булмый иде инде. Ясминәнең исе китте:

- Әйе. Ясминә мин.

- Сирәк исем, бик матур исем, гөлем! Без бәлки әле тагын очрашырбыз. Фотоны аласы бар бит, - диде Таһир.

Очрашу көнен билгеләми генә саубуллаштылар. Кызның уена кереп калды бит әле бу егет. Карале, исемен дә белде бит!

Бер атна вакытны ничек үткәрергә белмәде кыз. Белде, кызыксынды, Таһир аспирант икән. Ясминәләр төркеменнән бер кызның аны бик ошатып, үлеп гашыйк булып йөрүен дә сөйләделәр. Егет Башкортостаннан, бик ипле, тәртипле, армиядән кайткач, укуын аспирантурада дәвам итә икән. Очрашкан кызы әлегә юк та диделәр. Бик матур җырлый, гармунда уйный, кайчак авылларга чыккан ансамбльнең концертларын да алып бара, сүз остасы дип тә сөйләделәр егет хакында.

Менә бүген җомга көн, фотоны алырга барасы.

Тизрәк, тизрәк 9 тулсын да, салон ачылсын инде! Фотография салоны янына җитәрәк эскәмиядә утырган ике ир-атка күзе төште Ясминәнең. Әйе, әйе, берсе Таһир иде! Йөрәге әллә нишләп җилкенеп, тагын да катырак тибә башлады. Көтте, бик көтте ич үзе бу көнне, ә алдында 32 тешен күрсәтеп елмаеп торган Таһирны күргәч, югалып калды, авыз тутырып бер сүз әйтә алмады.

- Ясмин гөленә сәлам, - дип каршылады Таһир. - Бер фотоны миңа язып бирәсеңдер инде, истәлекле булды бит ул көн.

- 6сы да хуҗалы инде ул фоткалар, сиңа калмый, сатып алсаң гына, - дип шаяртырга көч тапты Ясминә дә.

- Бәясе ничектер бит, мин күтәрә ала торган булса, сатып алам, - дигән булды егет

- 3 ак роза бәясе!

Кыз фотография салоныннан чыкканда, 3 ак роза тотып, Таһир басып тора иде. Кай арада табып килгән диген?! Ап-ак розалар фонында аспирант егетнең йөзе тагын да комачрак күренә түгелме соң?

Алар парк буйлап киттеләр. Таһир күбрәк үзе турында сөйләде, ә Ясминә кулындагы ак розаларга карап, дөньясын онытып аны тыңлады. Карале, сөйкемле булу өстенә, бик ихтирамлы да икән ич бу аспирант! Саубуллашканда, "Фоторәсемем гел мине искә төшереп торсын, Таһир!" - дип язып, Ясминә бер сурәтне егеткә сузды.

Таһир һәр көнне Ясминәне Ленин бакчасы янындагы беренче очрашкан урында көтеп алырга гадәтләнде. Кызның лекцияләре кичке алтыда бетә, ә аспирант күбрәк уку залында көндез утыра, әзерләнә иде булса кирәк. Иң тәүге тапкыр "Самат" операсына да Ясминәне Таһир алып барды. Авылдан килеп, опера һәм балет театрына аяк басмаган кыз өчен бу космоска очу кебегрәк тоелса да, Таһир аны шулай югары сәнгатьне яратырга өйрәтте.

Очрашып йөрүләренә 5 ай дигәндә, инде бер-берсен ярата башлаган бу ике йөрәкне аерыр сәбәпләр табылды. Таһирны 1 айга Төмәнгә практикага җибәрделәр. Ул анда махсус курслар алып барырга, үзенең фәнни эше буенча семинарлар алып барырга тиеш иде. Бу хәбәрне Ясминә аяз көнне яшен яшьнәгән күк кабул итте. Ул инде егеткә ияләшкән, аңардан башка 1 көн, юк көн түгел, 1 сәгать тә тора алмас шикелле. Саубуллашу көнендә Таһир кызны күкрәгенә кысты да: "Я, Ясмин гөлем, 1 ай уза да китә инде ул! Нәрсә шулкадәр кара коелдың әле, фотоң куен кесәмдә ич! Сине сагынган саен, шуңа карап торырмын!" - дип юаттты. Әмма…

Бер ай дигәне озаккарак сузылды шул! Ике атнадан соң бер хаты килде Таһирның: "Мине монда 1 елга укытырга калырга үгетлиләр әле, монда эшләп китсәм, бәлки докторлыкны да биредә генә яклармын", - дигән иде.

Бервакыт телефоннан сөйләшергә заказ биреп тә, Ясминә телеграфта 2 сәгать көтеп утырса да, Таһир ни өчендер сөйләшүгә килмәде. Ясминә күз яшьләрен читләрдән яшерергә теләгәндәй, яңгыр инде туктаган булса да, зонт астына яшеренде. Бу яңгырлы тымызык көн аларның хисләренең моңсу шаһиты булып гомергә истә калды. Үзе артыннан шактый озатып йөргән егеткә кияүгә чыгып, Казаннан ерак бер райондагы авылга китеп барды.

Йөрәген эш белән бастырды Ясминә. Төшкән җирендә туфрак булды. Бер-бер артлы балалары туды, йорт мәшәкатьләре, авыл нужасы… Ничә дистә еллар аларның юллары кисешмәде. Дөрес, журналларда Таһирның фәнни мәкаләләрен күреп, аның инде фән докторы булуын белде. Бер караганда сөенеп тә куйды, югалып калмаган, үз хыялына менеп җиткән дип уйлады. Кайчакларда, йөрәгенең әллә кайсы почмагы күптәнге яра булып әрнеп, сызлап куйгалады куюын.

Гөлнур Айзат

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев