Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

Сезнең тормыш – үзе батырлык

Әфганстан... Әфган җире... Әфган җиле... Нинди ил соң бу? Нигә шомландыра, уйга сала? Нигә йөрәк ярасы? Минем аңлыйсым килә. Минем әтиемне аңлыйсым килә. Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Әйе, тән ярасы төзәлә, ә күңел ярасы... Балалыктан да чыгып өлгермәгән газиз улларын хәерсез сугыш мәңгегә тартып алган, шул хәсрәттән бәгырьләре телгәләнеп, авыруга...

Әфганстан... Әфган җире... Әфган җиле... Нинди ил соң бу? Нигә шомландыра, уйга сала? Нигә йөрәк ярасы? Минем аңлыйсым килә. Минем әтиемне аңлыйсым килә.

Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Әйе, тән ярасы төзәлә, ә күңел ярасы... Балалыктан да чыгып өлгермәгән газиз улларын хәерсез сугыш мәңгегә тартып алган, шул хәсрәттән бәгырьләре телгәләнеп, авыруга сабышкан аналар, канкойгыч бәрелешләрдә һәлак булган сугышчан дусларының теткәләнгән гәүдәләрен кочып, тетрәнеп елаган, үлем белән күзгә-күз очрашкан, шул җан өшеткеч мизгелләрне инде ничә еллар хәтерләрендә йөртүче әфган сугышы ветераннары өчен ул мәңге төзәлмәс яра.

...1985 елның 5 июле. Әтием һәм биш хезмәттәше саклаган заставага дошманнар һөҗүм итә. Берничә сәгатькә сузылган каты сугыш башлана. Бары тик әтием һәм иптәше Славик кына исән кала. Ләкин соңгы минутта аяусыз дошман пулясыннан иптәше дә һәлак була. Әтием дошманга каршы берүзе торып кала. Ничек тә алар кулына эләкмәскә, заставаны сакларга кирәк. Ул бар көчен җыеп, үз-үзен аямыйча, таң атканчы каршы тора. Шушы батырлыгы өчен ул, солдатлар арасында дәрәҗәле саналган, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.

Дәвамын "Шәһри Чаллы " газетасының 27нче февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев