Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Көтәрсеңме? (1 бүлек)

    Мәрҗәннең йөрәге урынында түгел бүген… Иртә таңнан әле бер яулыгын, әле икенчесен алыштырып бәйләде, күлмәкләренең берсен киде, берсен салды. Күлмәк-күнчекләрен алыштырганда инде ничә еллар элек яртылаш пешкән тәненең төзәлгән җөйләре тартышып-тартышып бәгыренә үтте. Яшел атлас яулыгы аеруча килешә икән үзенә - шуны бәйләргә булды. Нишләптер аяклары дерелдәп куя. Кулдан эш...

    Мәрҗәннең йөрәге урынында түгел бүген… Иртә таңнан әле бер яулыгын, әле икенчесен алыштырып бәйләде, күлмәкләренең берсен киде, берсен салды. Күлмәк-күнчекләрен алыштырганда инде ничә еллар элек яртылаш пешкән тәненең төзәлгән җөйләре тартышып-тартышып бәгыренә үтте. Яшел атлас яулыгы аеруча килешә икән үзенә - шуны бәйләргә булды. Нишләптер аяклары дерелдәп куя. Кулдан эш төште, түр яктагы көзгегә карап үз-үзенә сорау бирде:

    - Мәрҗән, я нигә шулкадәр каушыйсың, каударланасың? Ике ел буе хат алышкан кеше бит инде Габделхак, Алла боерса, бер дигән итеп сөйләшерсез, аңлашырсыз, кирәк икән көтеп алырсың! - хатын үзен шулай юатты. Ничек дулкынланмаска ди?! Соң бит бүген исемен әйтеп уянган, исемен мең кат кабатлап йокыга талган кешесе белән очрашырга бара.

    "Габделхак! Габделхак! Син минем нурсыз тормышыма нур алып кердең, өметсез көннәремә хыял уты кабыздың! Тәүлегемдә ничә мәртәбәләр синең шигырь юлларыңны кабатлыйм, миңа хат итеп салган һәр шигыреңне күңелемнең бөтен күзәнәкләре аша уздырам бит, Габделхак!" - дип, Мәрҗән ирнең соңгы чакыру хатын күкрәгенә кысты.

    Хат хатынның яшел атлас кофтасы аша тәнен куырып алды сыман! Ир, әйтерсең лә, хаттагы юлларга ялкын телемнәре кушып җибәргән! Мәрҗәннең уйларын аңлагандай, радиодан Габделхак сүзләренә язылган җыр яңгырады:

    Уфтанасың булыр

    мине уйлап:

    "Җүнле бала бу дип

    булмады"

    Нишлим, Әнкәй, мин бит

    туган чакта

    Җинаятьче булып

    тумадым…

    Җырны башкаручы Илсафның тавышы калтыранган, урыны-урыны белән өзелгән сыман тоелды хатынга. Җырчы артыннан Габделхакның үзенә күптән хат итеп язган сүзләрен иреннәре кабатлады да кабатлады. Мәрҗәннең өлгергән карлыган күк чем кара күзләреннән берничә бөртек яшь атылып чыкты да, керфекләрен чылатып, бите буйлап тәгәрәде. Инде 10 ел төрмәдә утырган ирнең язмышы Мәрҗән язмышына, тормышына аерылгысыз бәйләнгән иде, күрәсең!

    Өй эченә борынны кытыклап, өчпочмакның хуш исе таралды. Мәрҗән духовканы ачып карауга исе китте, карале, өчпочмаклары да сынатмаган: өсләре шундый килгән, үзләре матур булып кабарган, йөзләре алсуланган иде. Хуҗабикә өчпочмакларны алып, зур ашъяулыкка төреп куйды. Беренче тапкыр күрешергә барганда, иргә үзенең аш-суга да осталыгын бик күрсәтәсе килә иде. Кайнар килеш, тәмле килеш ашап карасын әле Габделхагы (әйе-әйе, шулай, "Габделхагым", дип уйлаганын үзе дә сизми калды!) Ишек ачылды. Керергәме-юкмы дигән, азрак тарсынып кына, бүлмәгә бик мөлаем йөзле ханым узды.

    - Сез бит Мәрҗән апа, дөрес кердем бит?!

    - Әйе, мин булам, акыллым. Сезне дә бик якын кешемә охшатам, Габделхак сеңлесе түгелме сез?

    - Мин, Мәрҗән апа, мин - Гөлләрия! Уртак сөйләшер сүзләре, күрер кешесе булган бу ике хатын күптәнге танышлар, юк таныш кына түгел, туганнар сыман кочаклашып күрештеләр.

    - Менә бит дөньялар ничек, кем уйлаган инде гәҗит аша гына танышкан кешеләрем белән шулай бик якын итеп күрешүне?! Кем уйлаган? Габделхакны күрә алырбызмы, төрмәгә кертерләрме икән соң, җаным, безне?

    - И юкка борчылма, Мәрҗән апа, без барыйк та, керми кайтыйкмы, керәбез дә, әле абыемны синең өчпочмаклар белән сыйлап та кайтырбыз, Алла боерса!

    - Насыйп булсын инде, сеңлем, үзем дә бик көттем бит бу очрашуны. Бу очрашу барын да хәл итәр сыман миңа, я без бергә булачакбыз, я бөтенләйгә аерым. Соңгы сүзләрне әйткәндә Мәрҗәннең тавышы калтырап чыкты, тамак төбенә әлләни мазар каты төер утырды...

    "Аллам сакласын начар уйлардан, тфү-тфү", - дип белгәннәрен укып алды.

    Мәрҗән Габделхакка дип әзерләп куйган күчтәнәчләрен алды да, юлга кузгалдылар. Гөлләрия укытучы булып эшли икән, кияве дә бигрәк сабыр, игътибарлы, хатынына булган яратуын, ихтирамын бер күрүдә үк чит кеше дә күрерлек. Мәрҗән юлдашларының һәр сүзен, хәрәкәтен күңеленә сеңдерә барды. Шулай булмый ни, ул бит Габделхакның бертуганы. Туганнары әйбәт булган кеше, төрмәдә утырса да, начар була алмый. Әнә кара, бигрәк тә асыл затларны бер хаксызга төрмәгә тыкканнар бит теге заманнарда! Ул бик яратып укый торган Хәсән Туфанны әйтәсеңме, Фатих Кәримнеме, Сөббух, Ибраһим, Галимҗан Ибраһимов, Мансур күпме күренекле артистлар шунда үлгән! И саный китсәң, бигрәк тә әйбәт кешеләр әрәм булган икән анда! Габделхак та бик матур шигырьләр яза бит, Мәрҗәнгә салганнары гына да 200дән арткандыр инде! Аның сүзләренә язылган җырларны тыңлаганда, елый Мәрҗән, тыныч кына тыңлый да алмый. Әйбәт кешедер Габделхак та нахакка 10 ел гомерен ябык стена артында, бандитлар, зеклар, караклар арасында уздыра. Ничек кенә аның исән-имин төрмәдән чыккан көнен җиткерергә? Тоткын шагыйрь Мәрҗәнгә язган һәр хаты саен бер үк сүзне кабатлый: "Көтәрсеңме?"

    Юл сәфәре бик озын тоелды Мәрҗәнгә. Габделхак белән күрешү минутларын күз алдына китереп бара торгач, вакыт тагын да озаграк, тагын да шомлырак тоелды аңа. Күңелендә тудырган Габделхак чынбарлыкта нинди булыр икән соң? Мәрҗәннең төрмәгә килүен зеклар ничек кабул итәр, ир дә максатыма ирештем дип кенә уйламасмы, бу очрашу камерадашлары алдында бер мактану өчен генә түгелдер бит инде? Хатынның артык уйлаудан чигәләре кысып куйды, колак төбендә килененең тавышы ишетелгәндәй булды: "Тюремщик булса да, сиңа иптәш була ич инде ул, гел безнең белән бергә яшәмәссең, үз тормышың булыр!" "Бәлки киленем дә хаклыдыр, аларның үз көннәре, минем үз көнем дигәндәй. Әгәр Габделхакның хисләре саф булмаса, миңа шундый хатлар яза алыр идемени? Тормышта да безнең кебек парлар буладыр ул, төрмәдән срогы тулып чыккач та, яраткан кешеләре белән гаилә корган, матур гына яшәп киткән кешеләр бар, бар ул! Хатын -кызның сабырлыгы, ирне ир итеп тотуы, хөрмәте булса, гаилә оешып китә инде. "Мәрҗән тоткын ирне әллә ничә төрле сүрәттә күз алдына китерде. Менә Мәрҗән төсле үк яшел күлмәк, башына бәрхет яшел түбәтәй кигән, ярату тулы күзләре белән аңа текәлгән Габделхак! Ә монысы соры төрмә киеменнән, күзләрен хәйләкәр елмаю астына яшергән Габделхак! Читтәрәк кулларын чалбар кесәсенә тыккан, "Ни эзләп килдең инде син монда, тиле хатын?" дип сынап торган ят Габделхак! Кайсы көтә Мәрҗәнне, кайсы аның кулын сорарга әзер, кайсы аның йөрәгендәге соңгы мәхәббәтен аңлар? Уйларын Гөлләрия бүлде:

    - Мәрҗән апа, әллә нишләп, төсләрең үзгәреп китте, әллә абыемнан куркасызмы? Төрмәдә 9 елын утырса да, күңеле кырысланмады, һаман да шул бөркет йөрәкле, хатын-кызны якларлык, йомшак күңелле абыем ул! Шикләнмәгез дә, яман уйлар башыгызга да кереп карамасын! Менә тиздән үзегез дә күрерсез, бик җан җылымлы, әйбәт кеше ул безнең! Язмыштыр инде! Кем дә үзенең ни күрәчәген алдан белми бит, әгәр белә торган булсак, үзебез күрәчәкләрне уйлап, акылны җуяр идек бит! Абыем тормышында әле ярый сез очрадыгыз. Гөлләрия туктап калды кинәт кенә өзгәләнеп елап җибәрде.

    ***

    Габделхакның төнлә күзенә бөтенләй дә йокы кермәде. Камерадашы керәшен егете Сергей да яңа унҗиде тулган егет кебек гасабиланган, дулкынланган ирнең бу халәтен һич аңлый алмады.

    - Нәрсә инде, гомердә хатын-кыз күрмәгән, тотмаган штули син, бакланнар алдында сер биреп торасың! Не пойму мин сине, активист!

    - Юк, күргән бар анысы хатын-кызларның төрлесен, әмма мондый фәрештәне очраткан булмады! Чып-чынлап фәрештә бит бу Мәрҗән! И нәрсә сиңа авыз суы корытып торам соң, телемне әрәм итеп.

    Сөйләшү өзелде. Габделхак үзенең татлы, Мәрҗәнле гөлбакчасына -хыял бакчасына керде. Хатынның һәр хатын күз карасы кебек көтеп алган. 101 кат укыган, андагы һәр сүз, һәр хәреф, нокта, өтер күңеленә сеңгән.Үзенең тормышы турында язган хатын Габделхак инде ятлап бетерде.

    "Хәерле көн, Габделхак! Мин сиңа үз тормышымны бар ваклыклары белән язарга булдым. Син бит инде минем чын дустым, сердәшемә әйләндең, - дип башланган иде ул хат.

    (Дәвамы бар)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: