Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

«Аның башка хатын-кыз белән чуалуын белдем»

Авырлы хатын-кыз хис-тойгылары.

"Берничә көннән әти буласы ирем хыянәт итте..."

Хатын-кызга мондый вакытта сабыр булу кирәкме? Cоциаль челтәрләрдә йөкле хатынның үзәк өзгеч хаты пәйда булды. Ул укучылардан киңәш сорый. "Ирем белән ун ел бергәбез. Шуның өч елын бергә яшибез. Мин авырлы, шушы көннәрдә бала туачак. Көтеп алынган бала ул, ирем аеруча тизрәк әти булырга хыялланды. Әмма соңгы ике айда аның миңа булган мөнәсәбәте тулысынча үзгәрде. Ял көннәрендә ул, төрле сәбәпләр табып, өйдән чыгып китә. Ә мин кибеткә генә чыгып керә алам. Бүген аның башка хатын-кыз янында чуалуын белдем. Аңлыйсызмы? Дүрт сәгатькә сузылды миндәге истерика. Аларның ике атна дәвамында бер-берсенә шалтыратып аралашуын белдем. Ул моңа үкенә һәм хыянәт итмәве турында ант итә. Шул ук вакытта Вайбердагы чатка пароль куйды. Парольне алып ташла, дип күпме генә сорасам да ризалашмый. Имеш, андагы хатларны укып, янә борчылачакмын. Шул ук вакытта аның тәүлек дәвамында Вайберга кермәгәнен беләм. Мин бу хәлләрне берничек тә аңлата алмыйм. Без әйбәт яши идек, берничә көннән гаиләбез тагын да тулыланырга тора. Соңгы 1-2 айда үзара кайбер аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты, әмма бу вакытлы гына күренеш бит. Сабый тугач, барысы да элеккечә булачагын икебез дә аңлыйбыз. Миңа нишләргә? Әнием өч бүлмәле фатирда яши. Аның янына кайтыргамы? Әллә бу хәлләрне онытыргамы?" - ди ул. Шунда ук хатынга киңәш бирүчеләр дә табылган. Арада берничә хатын-кыз гына булачак әнигә сабыр итәргә киңәш иткән. Ә менә күпләр иренең киләчәктә дә хыянәт итәсенә шикләнми... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X