Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

Каргыш төшкән нәсел

Беркөнне кичке якта үземнең язмалар белән мәш килеп утырганда, ишек шакыдылар. Рөхсәт сорап, бер хәрби килеп керде. Төз гәүдәле, аксыл чырайлы, чибәр генә урта яшьләрдәге ир-ат, исем-фамилиямне әйтеп: "Ул сез буласызмы? - дип, кул биреп күреште.

- Әйе, нәкъ үзе, - дим, аның погоннарына күз төшереп.

Бер мизгелдә баштан уй йөгереп үтте: "Бу подполковник мине каян белә икән дә, ник кирәгем чыкты икән?"

- Чишенегез, узыгыз, - дип көтелмәгән кунагымны залга алып керәм. Урын тәкъдим итәм.

- Абый, Сез мине белмисез, чөнки туган җирем - Чиләбе шәһәре, ә әнием Саимә - бу якныкы, ягъни авылдашыгыз. Әни белән бергә укыгансыз икән, хәтта 5 сыйныфта бер партада утыргансыз.

Кылт итеп ябык кына, саргылт чәчле классташым Саимә искә төште. Ярты гасыр чамасы гомер үткән, ләкин бу кызның тышкы кыяфәте һәм шул чордагы язмышы бүгенгедәй хәтердә.

Подполковник үзе белән таныштырып: "Әлфис Чинаев булам", - дип елмаеп куйды. Үзе турында сөйләде һәм әнисенең күптән түгел вафат булуын әйтте.

- Авылда исемнәре белән сораштырсам да, классташларыгызны таба алмадым. Әни үләр алдыннан барыгызның да исем-фамилиясен язып бирде, - дип, Әлфис бер кәгазь бите сузды.

- Шаккатарлык, әниеңнең хәтере бик яхшы булган, хәтта кемнең кем белән бер партада утыруын, әти-әнисенең исемен дә язган, - дим подполковникка карап.

Башта аңа Чинаев фамилиясе кайдан алынуын сөйләп бирдем. Бу гаиләгә кагылышлы фаҗигале вакыйгаларны искә төшерергә туры килде…

Классташым Саимәнең әтисе Харис абыйның, сугыштан яраланып кайтып, агач аяк белән йөргәнен хәтерлим. Мәктәпкә урман кисәргә баргач, агачка басылып үлгәне исемдә. Саимә - күбрәк әби-бабасында, урманда үскән кыз. Чинай бабай карчыгы Фәрдәнә әби белән авылдан өч чакырым ераклыктагы Паҗбы урманында торды. Бабайның атасы да электән үк урман каравылчысы булган, күрәсең. Саимәнең әнисе Зәйтүнә апа сарык фермасы оешканнан бирле шунда эшләде һәм кечкенә бер каравыл өендә яшәде. Саимә дә әби-бабасыннан кайткан арада шунда булды. Тормышлары бик фәкыйрь, ачлы-туклы яшәделәр. Аягына кияргә итеге булмаганлыктан, әнисе Саимәне иртән бәләкәй чанага утыртып, мәктәпкә алып килә иде. Дәресләрдән соң килеп ала яисә фермага баручы ат булса, шуңа утыртып җибәрәләр.

Зәйтүнә апаның да гомере бик фаҗигале өзелә. Әтиләрен агач басып үтергәч, Зәйтүнә көндезен фермада эшләп, төнлә шунда каравыл тора.

Бер буранлы төндә сарыклар кычкырышкан тавышка чыкса, ферманың салам түбәсен тишеп, бүреләр кергән икән. Кулындагы күсәге белән аларны куркытмакчы булган, күрәсең, ач бүреләр аны өзгәләп ташлаган. Икенче көнне бу хәбәр бар авылга таралды: "Зәйтүнәне бүреләр өзгәләгән, кулында күсәге генә булган", - дип сөйләгәннәре хәтергә сеңеп калган.

Классташым бу фаҗигане улы Әлфискә сөйләмәгән булып чыкты, мәрхүмә әнисенең фаҗигале үлемен исенә төшерәсе килмәгәндер. Әлфис авыр сулап куйды: "Бигрәк кызганыч булган икән әбиемнең үлеме", - дип күзеннән чыккан яшен сөртеп алды.

- Әбиең үлгәч, әниең бөтенләй бабаңнар карамагына калды. Чинай бабай карт кеше буларак, Саимәне көн дә мәктәпкә илтә алмый иде. Икенче яңа уку елында аны балалар йортына озаттык, классташ кызларының күбесе елап калды. Шул китүдән аның турында бернәрсә дә белмәдек, ишетмәдек тә.

Менә сиңа, ничәмә еллардан соң, сабакташымның улы - подполковник белән очраш әле. "Я, әниең һәм үзең турында сөйлә әле", - дим Әлфискә.

- Әни үзе турында бик сөйләргә яратмады, төрле балалар йортында тәрбияләнгән, медицина училищесын тәмамлаган. Чиләбедә әтигә кияүгә чыккан, ул трактор заводында эшләгән. Әни дә шунда шәфкать туташы булып пенсиягә чыкты. Әтине хәтерләмим, безне ташлап киткән. Әни фамилиясе белән йөрим - Чинаев. Казанда Суворов училищесын тәмамлап, офицер булдым. Әфганга эләктем, 1989 елда Кавказ хәрби округында хезмәт иттем. Чечнядагы сугышта (1995 елда) яраландым, хәзер отставкада булсам да, әти эшләгән заводта хезмәт итәм, - дип дәвам итте ул сүзен.

Әйе, синең фамилияң дәү бабаң исеменнән - Чинайдан алынган.

…Чинай бабай! Авылның иң өлкән урман кешесе иде. Аны Чинай карт дип кенә йөрттеләр. Гомер буе урманда яшәгән, кешеләр белән бик аралашмаган, күп сөйләшмәгән.

Октябрь революциясенә кадәр Паҗбы урманында каравылчы булган, әтисе салган өйдә торган. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, армиягә алынган. Сугыш барышында Австриягә барып җитеп, әсирлеккә эләккән. Анда Австрия алпавытында эшләп, хуҗасының кызына өйләнә һәм улын калдырып (алып кайтырга рөхсәт булмаган) туган урманына кайтып яши башлый. Фәрдәнә исемле кызга өйләнә, ике балалары туа, ләкин берсе 1921 елда ачлыктан үлә.

Фәрдәнә әби дә үз үлеме белән китмәде. Үлеме бик сәер булды, төрле имеш-мимеш йөрде. Беркөнне Чинай карт бер ерак аланга печән чабарга китә һәм кич белән генә өенә кайтырга чыга. Алан уртасында үсеп утырган юан имәнгә игътибар итә: агачның түбәндәге юан ботагында асылынып торган хатын-кызны күрә һәм чак кына аумый кала. Ныклап караса - хатыны Фәрдәнә, ике кулы астыннан бау бәйләнгән һәм очлары ботакка элмәкләп куелган. Чинай карт калтырана-калтырана тиз генә кесәсеннән ясалма пәкесен чыгарып, бауны кисә һәм карчыгын күтәреп төшерә. Бу вакытта Фәрдәнә әби исән була, ләкин куркуыннан телсез калган, бернәрсә дә аңлата алмый. Өенә кайтса, барлы-юклы әйберләр туздырылган, почмакта торган сандык хезмәтен үтәүче тартма эчендәге барлык алама-салама арасыннан нәрсәдер эзләгәннәр. Фәрдәнә әби телсез ике көн сәкедә ята, саташа, нәрсәдер аңлатырга тырыша. Акылына зәгыйфьлек килә. Өченче көнгә әби дөнья куя. Чинай карт та гомеренең соңгы көннәрендә зур фаҗигагә тарый. 1961 елның кышы бик карлы һәм буранлы килде. Язга авышкач, урманга каен бөресе җыйдырырга күрше авылдан урманчы килә. Чинай бабайның хәлен белергә туктала. Үзенең сөйләве буенча:

- Чинай картның чокыр кырындагы өенә якынлашсам, түбәсе һәм морҗасы гына күренә. Ишеген һәм кечкенә тәрәзәсен кар күмгән, күләгә урын булганлыктан эремәгән. Көздән бирле картка тукталганым юк, кышлыкка авылга торырга киткәндер, дип уйлыйм. Шулай да эчке тоемлау, ни өчендер, карын көрәп, өй эчен карарга этәрә. Өйдән читтәрәк кар эрегән җирдән агач көрәген табып, ишекне ачылырдай итеп эчкә үттем. Кап-караңгы. Шырпы сызам. Куркуымнан артка утырдым: сәкедә сакал-мыек баскан һәм катып калган Чинай карт мәете ята. Мәрхүмне шул көнне үк җирләдек. Аның землянка өен кар басып, 2-3 ай чыга алмыйча катып үлгәндер дигән нәтиҗәгә килдек, ә бәлки авырып үлгәндер, 92 яшьтә иде бит ул.

Подполковник: "Нәселләре белән фаҗигале үлем белән китеп барганнар икән: бабайны агач баскан, әбине бүреләр талаган, дәү әбине агачка асканнар, дәү бабай бигрәк кызганыч, ничә көннәр җан бирә алмый яткандыр. Чират миңа калган", - диде авыр сулап. Подполковник миндә бер көн кунак булды. Киткәндә үзенең туганнары турында сөйләвемә зур рәхмәтләр әйтте, адресын бирде, кунакка чакырды. Хат язышырга сүз куештык. 17 яшьлек кызы Эльвира белән яшәвен әйтте. Шулай да аерылышканда, әнисенең ничек үлүе турында сорадым.

- Абый, әйтмәскә булган идем, әйтим инде. Әби-бабайлар да фаҗигале үлем белән дөньядан китеп барган… Әниемне үтерделәр. Үзем эштә чакта, алдап, ишек ачтырып, фатирны басарга кергәннәр. Әни каршылык күрсәткән. Чигәсенә сукканнар, шунда залда үлгән.

Аның киткәненә бер ай дигәндә, тагын рәхмәтләр әйтеп хат язып, минем исемнән әнисенең каберенә чәчәк куюын әйткән. Үзем дә хат язып җибәрдем.

Әлфис белән аерылышканнан соң, өч ай вакыт үтте. Беркөнне телеграмма алам: "Отец погиб на автомобильной катастрофе. Эльвира", - диелгән. Уйлап куйдым, чыннан да, Чинаевлар фаҗигале үлемгә дучар ителгән икән. Япа-ялгыз калган Эльвираны кызганып, күз алдыма китерергә тырыштым.

Роберт ЗАРИПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев