Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

Көтәрсеңме? (4 бүлек)

Язманың 1, 2, 3 нче бүлекләрен әлеге сылтама аша укый аласыз. Габделхакны янгын сүндерешергә дип барган җиреннән участокка алып киттеләр. И язмыш, язмыш! Хөкем залында гаепләүченең катгый тавышы яңгырады: - Согласно п. 1. ст. 105 УК РФ, наказанием за убийство является лишение свободы на срок от шести до пятнадцати лет....

Язманың 1, 2, 3 нче бүлекләрен әлеге сылтама аша укый аласыз.

Габделхакны янгын сүндерешергә дип барган җиреннән участокка алып киттеләр.

И язмыш, язмыш! Хөкем залында гаепләүченең катгый тавышы яңгырады:

- Согласно п. 1. ст. 105 УК РФ, наказанием за убийство является лишение свободы на срок от шести до пятнадцати лет.

Габделхакның күз аллары караңгыланып китте. Ул инде гаепләү срогын да, сәбәпләрен дә ишетмәде, аңы томаланды. Кем, ул үтерүчеме? Ул бит аларны үтермәде дә, ут та төртмәде! Юк! Ул бары тик газиз парәсен яклады гына! Ә аны монда 4 стена артына тыгып куйсалар, кызын теге әтрәк-әләм кебекләрдән кем яклар?! Ярабби, тәгаен генә гаепне расламыйча, кеше гомерен сызып ата торган законнар да бар микәнни соң?! Бар, күрәсең! Әнә бит, караклар, дистәләгән кешеләрнең гомерләрен өзгән, күпме хатын-кызны көчләгән, мәсхәрәләгән имгәкләр белән бер тикшерү изоляторында утыра, бер өстәл артында утырып, калай савыттан өйрә ашый. 10 елга ирегеннән мәхрүм ителгән ирнең әрнүләрен кем аңлар?!

Габделхак өчен көннәр еллардан да авыррак, газаплырак булып ага башлады. Хатыны Вера төрмәгә бөтенләй аяк басмады гына түгел, 3нче ай дигәндә, көне-төне тир түгеп төзегән Габделхак нигезенә ят ирне йортка кертте. Олы кызы да әтисе янына 1-2 тапкыр килде дә, аралашмас булды. Әле ярый төпчеге Суфия сирәк кенә булса да, әтисенең хәлен белергә килә. Әлегә ир аңламый: якын итеп, яратып киләме кызы, әллә аның гомерен саклап калганы өчен үзен әтисенә бурычлы саныймы?

Тоткын, куенында иң кадерле нәрсәсе итеп йөртә торган кечкенә блокнотын алды да карандаш белән уйларын кисеп торган шигырен язып куйды:

Бик зур сабак, акыл алыр

идем

Яшьлегемдә кылган

ялгыштан…

Ничә гомер генә

бирелсә дә,

Узып булмый, булмый

язмыштан!

Язмышымдыр, күрәсең, дип яши, күңеленә кер кундырмас өчен, артыгын сөйләшми, бәхәсләшми генә яши торгач, срокның күп еллары, көннәре инде артта калган икән! Түз, түз генә, Габделхак, тагын азга гына! Их, бу хисләрен газетага бастырып чыгарсалар икән! Мәрҗәне дә күрер, аның гаепсезлеген аңлар, Габделхак турында кемнәр генә, нинди генә нахак сүзләр әйтсә дә, ышанмас иде!

"Мәрҗәнем, иректәге өмет кошым минем!" - ирнең керфекләренә яшь тамчылары эленде:

Әрәм узган гомер

нәрсәгә тиң?

Ул - тозсыз аш,

җанга ятышсыз!

Максат юкта күңел

хәерче шул,

Тик гомерләр үтми

ялгышсыз!

Мәрҗәнем, син көт кенә, көт кенә мине! Мин сине беркемгә дә бирмәм, сыңар тапкыр да рәнҗетмәм, күңелеңне калдырырлык ялгыш та бер сүз әйтмәм. Ышан, ышан гына миңа, өметем!"

***

Машина тагын да ашыга, ашыга сыман тоелды Мәрҗәнгә. Гөлләрия юл буе бары абыйсы турында гына сөйләде:

- Абый - гаиләбезнең тоткасы булды. Без бит әтисез үстек, әтиебез безне ташлап, икенче бер хатынга йортка керде. Абый әти урынына да йорт-җирне карады, ир-ат эшлисе бар эшләрне үз җилкәсенә бик яшьли алды. Язмыштыр инде, көзге суыкларның берсендә бик көчле салкын тидерде ул. Озак ютәлләп йөри торгач, хәле тагын да мөшкелләнде. Хастаханәгә салдылар. Шунда ятканда, медсестра керәшен кызы Вера белән танышкан. Тегесе абыйның йомшаклыгын белеп алгач, чат ябышкан. Менә шулай көтмәгәндә-уйламаганда абый өйләнеп тә куйды. Бер атна торуга, килен абыйны Түбән Камага китәргә димли башлады. Әмма килен анда киткәч тә 3-4 тапкырдан артык кайтып күренмәде. Абый кайтып, әнигә дә, безгә дә гел булышып йөрде. Вера гына үзе дә кайтмады, кызларын да туган нигезгә аяк бастырмады. Яратмады ул безнең нәселне. Авылда абыйны үлеп яратып йөргән Фирданиянең күз яше төшкәндер инде - гаилә тормышы бәхетле булмады абыйның. Абыйны төрмәгә утырткан елны Фирданиядә рак таптылар. Озак яшәмәде авылдаш - бакыйлыкка күчте. Тормышка да чыкмады, гомере буе абыйны гына яратып яшәгән икән бахырым! Җиңги әни үлгәчтен дә күмәргә кайтмады, соңгы юлга озатканда, авылдашлар алдында кыен булса да, түздек инде.

Мәрҗәннең йөрәге кысып-кысып куйды, иректә чакта да бәхет кояшы бик елмаймаган икән Габделхакка! Ул аның тормышына нур өсти алырмы, алар бер гаилә булып торып китә алырлармы? Тырнак астыннан кер эзләргә яраткан тирә-күршегә чәйнәргә генә булсын, алар аның саф хисләрендә пычрак аяклары белән таптап рәнҗетмәсләрме, балалары әлегә аңлаган кебек күренсәләр дә, Габделхак белән бергә яши башлагач, нинди тавышлар, нинди сүзләр ишетер ана йөрәге?

- Без гаилә корсак, кайда яшәрбез соң, Гөлләрия? - дип сорарга батырчылык итте хатын.

- Бергә булыгыз гына, туганнар җыелышып ни дә булса уйларбыз, берәр җаен табарбыз әле, Мәрҗән апам!

- Амин инде, җаным, амин! Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килсен берүк!

Гөлләриянең ире машинадагы радионы көйләп җибәрде:

Синсез яшәү миңа нигә?

Синсез яшәү миңа нигә?

Сагынуларым-

сагышларым

Әйләнә дә кабат килә…

Чаллыдан "Күңел" радиосы сораулар буенча җыр тапшыра икән! Мәрҗән Илнур Мусинның тавышын шунда ук танып алды. Бераз гына калтыратып, әмма үзәкләргә үткәреп җырлаган Илнур белән хәбәрләр алышканы да бар иде хатынның. Бик, бик ошата ул аның җырлавын! Тәннең бөтен күзәнәкләренә үтә торган моң Мәрҗәнне бөтереп алып, "Тизрәк, тизрәк!" дип ашыктыра. "Их, Габделхакның шигырьләрен дә җыр иттереп шушы Илнурдан җырлатасы иде!" - дип хыялланган чаклары да күп аның.

Габделхак Мәрҗәннең кечкенә генә фотосын күкрәк кесәсеннән чыгарды да дәшеп куйды:

- Мәрҗәнем, килерсеңме икән син очрашуга, аңлашырбызмы, өметем акланырмы?

Ир соңгы көннәрдә фотодагы әнә шул яшел атлас кофталы, ак яулыклы, аңа карап елмайган, карлыган шикелле чем кара күзле хатынның илаһи образы белән яшәде. Аны куенына кысып йокыга талды, аның исемен телләрендә тирбәтеп, ярату тулы сагыш белән пышылдап йокыдан уянды. Хәтта заводтан тоткыннар эшләгән җиһазларны ташучы тракторына да Мәрҗән хакында гына сөйләде. Ирнең үз гомерендә болай егетләрчә гашыйк булганы юк иде. "Мәрҗән" дип бөтенләй башын югалтты.

- Нәрсә кәкрәеп каттың, кабыз әйдә тракторыңны, коробкаларны 7нче секторга илтәсе бар, кабыз диләр сиңа, хыялый Хәйрүш! Тагын шул көзгең белән сөйләшәсеңме? Ну ты, Храмой, даешь!

Рәнҗеми ир камерадашларына да, бригадирга да, Храмой тек Храмой. Аягын сындырып 6 айдан артык лазаретта ятты ич, әле дә уң аягына бераз аксап баса. Ә төрмәдә мондый билгеләрне көтеп кенә торалар, кушаматны ә дигәнче ябыштырып куялар.

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев