Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Алмагач утыртыр чак җитә

Җиләк-җимеш агачларын иртә язда яфрак ярганчы яки көзен яфракларын койгач утырталар.

Урта полосада бу эшне апрель урталарыннан алып май башларына кадәр эшләргә мөмкин. Алмагач үсентесен утырту өчен, чокырны алдан әзерләү яхшы. Чөнки җир утырырга тиеш. Алмагач якты, күләгәсез урынны ярата. Агачка диаметры 1 м, тирәнлеге 60 см булган чокыр казыйлар. Чокыр казыганда чыккан өске туфракны бер кырыйга алыгыз. Шуңа 2-3 чиләк черемә (торф), 1 кг агач көле, суперфосфат кушарга киңәш итәбез. 

Утыртыр алдыннан үсентене берничә сәгать суга тыгып торыгыз. Шул арада тамыр системасы суга туеныр. Артык озын тамырларын кыскартып кисәргә мөмкин. Ялганган урыны җирдән 5 см өстәрәк калырга тиеш. Азактан үсентегә 4 чиләк су сибәбез. Дым парга әйләнеп бетмәсен өчен тирәсен тирес яки торф белән мүлчәләргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X