Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Чәчүлек бәрәңгене кайчан үрдерә башларга?

Бәрәңгене ачык туфракка утыртканда шытымнар 2-3 см булырга тиеш.

Уңыш яхшы булсын өчен, чәчүлек бәрәңгене үрдереп утыртырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Бәрәңгене утыртыр алдыннан 1,5 ай алдан әзерли башлыйлар. Чәчүлекне җылы суда 3 сәгать чылаталар.  Аннары киптерәләр һәм үрдерә башлыйлар. Беренче шытым барлыкка килгәч, бәрәңгене температура 12 градус җылы булган балконга яки башка урынга күчерәләр. 

Бәрәңгене ачык туфракка утыртканда шытымнар 2-3 см булырга тиеш. 

Авыруларны профилактикалау өчен, бүлбеләрне марганцовка эремәсенә салып алалар (10 литр суга 1 г марганцовка алырга кирәк) яки бакыр купоросы эремәсендә чылаталар (15 литр суга бишәр грамм цинк сульфаты һәм бакыр купоросы салалар). Нинди эремә ясасагыз да, бүлбеләрне 2-3 минутка гына салып алырга кирәк.

Утыртыр алдыннан бәрәңгегә агач көле сибегез, аннары гадәти ысул белән утыртыгыз, диелә хәбәрдә.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт