Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Чаллыда иң яхшы бакча кайда?

Әлеге ширкәттә су торбалары, электр баганалары алыштырылган, юллар салынган, шлагбаум куелган. Хәтта видеокамералар да бар.

Чаллыда яшәүчеләрнең күпчелеге җәйне шәһәр яны бакчаларында үткәрә. Авылныкы белән чагыштырганда мәйданы күпкә кечерәк булса да, хуҗалары үз җир кишәрлекләрендә таңнан алып кичкә кадәр бил бөгә. «Гидростроитель-2» ширкәтенә баргач, моңа тагын бер кат инанасың. Бу поселокка баруыбызның тагын бер сәбәбе – бакчачылар аны башкалардан аерылып тора, диләр. Сәбәбе нәрсәдә икән? Ширкәт рәисе Виталий Волковны көткән арада урамнарны әйләндек.

«Су сазлыктагы кебек болганчык иде»
Күпчелек йортлар биек калай койма артына яшеренгән, урамы-урамы белән шулай. Ә калкуырак бер урындагы җыйнак йортның коймасы – челтәрле. Хуҗаларыннан рөхсәт сорап, эчкә үттек – таш түшәлгән сукмаклар, бар җирдә чәчәкләр, түтәлләрдә тәртип. Людмила Сергеевна тормыш иптәше белән икесенең дә пенсиядә икәнен, бакчаның әле Камгэсэнергострой оешмасында эшләгән вакытларында алганнарын сөйли. «Бу урында элек Чулман елгасы булган. Су кимегәч, кешеләргә участоклар бирә башладылар, кайнатам белән йорт салдык. Элек нәрсә утыртсак та интегә идек, чөнки су бирмиләр иде, шуңа үзебез кое (скважина) казыдык. Тик ул су сазлыктан кебек – болганчык, тиз бозыла иде.  Ут та еш кына өзелә иде. Шуңа да карамастан беркайчан да бакчаны сату уе булмады. Монда рәхәт – табигать, эшләп ял итәсең, күршеләребез дә әйбәт. Өстәвенә хәзер электр баганаларын  алыштырдылар, ут өзелмәгәч, пешеренәбез, телевизор карап була, юллар салдылар, суны да төгәл вакытында бирәләр, үзе шифалы – күл суы. Кыскасы бар уңайлыклар да бар». Хуҗабикә уңай үзгәрешләрнең ширкәт рәисе итеп Виталий Михайлович билгеләнгәннән соң башлануын әйтте. «Хәзер күңел биреп уңыш өчен дә көрәшергә була», – ди ул елмаеп. Ни кызганыч, быел апрель ахырындагы салкыннарда груша агачлары, Изабелла сортлы виноградлары өшегән, миләш чыпчыклары зелпе (жимолость) җимешләрен чүпләп бетергән.  Шулай да әңгәмәдәшем күңелен төшерми, булганы җитә дип, сүзен җөпли.

Бакча сатыла
Урамга чыгып алга барабыз. Бер йортның коймасына «Сатыла» дигән язу эленгән. Бәясе белән кызыксынганчы  хуҗабикә белән танышабыз. «Августа Яковлевна Кузнецова мин. Августа дигәндә басым беренче иҗеккә төшә», – ди ул. Үзенчәлекле исемле апага быел 85 яшь тула икән, авырга төшә, шуңа бакчасын сатарга булган. Югыйсә,  элек дачасыз тормышны күз алдына да китермәгән. Сату нияте булса да, быел җирне буш калдырмаган, кишерен, суганын, бәрәңгесен утырткан. Ул да поселоктагы тәртиптән канәгать булуын әйтте, «Рәисебез әйбәт безнең», – дип өстәде.
Августа Яковлевна узган ел өе каршында пирамида формасындагы клумбага күп итеп кактуслар утыртуын, аларның матур итеп чәчәк атуын, шуны күрергә, фотога төшерергә бөтен урам кешеләренең килүен сөйләде. Быел аның  бакчасы  чәчәкләргә күмелеп утыра. Ә менә участогының бәясенә килгәндә, газетадан икәнлегебезне белгәч, әйтмәскә булды.

Урам буйлап атлый торгач, ниһаять, бер бакчада исәнләшүебезгә татарча җавап кайтардылар. Разия апа Әфләтүнова бу бакчаның туганнарыннан калуын әйтте. «Туфрагы да әйбәт, күршеләр дә. Аэропорт тирәсендә тагын бер бакчабыз бар. Анысында күбрәк бәрәңге, суган утырттык. Ә монда теплица бар, анда помидорлар үстерәбез. Гаиләбезне бакча туендыра. Аннары, шәһәр өендә нишләп ятасың инде җәй көне? Монда һавасы да башка, арулар-авыртулар да онытыла», – дип уртаклашты ул.

Табигый фильтр
Бакчачыларны су белән тәэмин итү өчен «Гибдростроитель-2» ширкатендә территориядәге 6 күлне файдаланалар. Суын чистартырга күлгә 4 төр балык – карп, сазан, ак амур, толстолобик җибәргәннәр. Һәркайсының үз туклану мохиты. Әйтик, карп төпкә утырган калдыкларны ашый, сазан камыш белән суүсемнәрне. «Мондый «фильтр» турында интернеттан белдек», – ди бакчачылык ширкате рәисе Виталий Волков. 50 елдан артык тарихы булган поселоктагы күлләр аңа кадәр чүпле булган, камыш белән тулган. Моннан тыш рәис башлангычы белән ширкатьтәге су торбалары, электр баганалары алыштырыла, юллар салына, шлагбаум куела, видеокамералар урнаштырыла. 

Биредә 750 участок. Шуларның 80-90 процентында җәй буе торалар, хуҗасыз йортлар аз. Бакчачыларның 15 проценты ел әйләнәсе биредә яши. Бәяләргә килгәндә йорт һәм җир өчен 150 меңнән алып 3миллион 200мең сумга кадәр сорыйлар. Шәһәр якын булгач, яшь гаиләләр күп сатып ала икән. 

«Белгән булсам, ризалашмас идем»
Виталий Михайлович урамда очраган һәр кешегә исеме белән эндәшеп сөйләшә, хәлләрен сораша. Поселокта яшәүчеләр турында яратып, «тырышлар, хезмәт кешеләре» дип сөйли. «Әле кояш та күтәрелмәгән, ә алар инде җәяү килеп яталар. Кешеләргә монда рәхәт – эшләп буыннарын яздыралар, ял да итеп алырга була, аннары хезмәтеңнең җимешләрен татыйсың», – ди ул.

Аның рәис вазыйфасына ничек алынуы (билгеләнүе) турында сорыйм. «Ул вакытта бизнеста идем»,  – дип искә ала әңгәмәдәшем. «Мондагыларга ничек инде шул бакчаларда тәртип урнаштыра алмыйсыз?!» – дидем. «Менә тот та  үзең тәртипкә китер», – диделәр. «Нәрсәсе бар инде аның», – дидем. Шулай итеп килеп «эләктем».

Кешеләр әйткән сүземдә торганымны беләләр. 3 ел җитәр, дип уйлаган идем, инде 11 ел эшлим. Ташландык бакчалар урынында балалар мәйданчыгы ясаттым – хәзер алар поселокта өчәү, спорт мәйданчыгы, машина кую урыннары булдырдык. Яр буен төзекләндердек, күзәтү җайланмалары, шлагбаум куйдык». Никадәр эшләргә туры киләчәген белсәм, ризалашмас идем», – дип көлә. 

Ширкать  рәисе борчыган мәсьәләләре белән дә урталашты – биш ел дәвамында 1112 сумны тәшкил иткән, башка ширкатьләрдән кимрәк булган взнос күләмен арттырырга  туры киләчәк. Чөнки күп материалларның бәясе 4-5 тапкыга артты. Боларның барысын да ничек башкарып чыга алдыгыз, диюемә Виталий Быков поселок кешеләре турында сөйли: «Монда Камгэс ветераннары яшәде. Атказанган энергетик, атказанган төзүчеләр – хезмәт батырлыкларын кылган бөек шәхесләр иде алар. Масштаблы фикерли торган. Алар миңа рухи яктан бик нык ярдәм итте. Кызганыч, күбесе ковидтан үлде». Моңа өстәп, ул сугыш ветераны, орденнар белән бүләкләнгән бабасы васыятен истә тота: «Бәхетле буласың килсә иртән эшкә теләп барырлык, кичен эштән атлыгын өйгә кайтырлык булсын», – ди Виталий абый. Хак сүзләр, килешми мөмкин түгел.

Тукай районында 100дән артык, Чаллыда 15 бакчачылык ширкате бар, анда 11 меңгә якын участок исәпләнә. Виталий Быков – шәһәребезнең бакчачылар берләшмәләре ассоцияциясенең рәисе дә. Ул Татарстанда бакчачылыкка теләктәшлек программасы актив тормышка ашырылуын әйтте  – һәр елны бу максаттан 500 миллион сумга якын акча бүленеп бирелә. Әлеге акчага чиратлап кайдадыр юллар төзекләндерелә, кайдадыр су башнясы, электр чыбыклары линияләре яңартыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча уңыш җәй