Фермер бәрәңге сабагын ташламаска киңәш итә
Яңгырлар булу сәбәпле, быел ул озынга үсте.
Бәрәңгене кайчан алырга кирәк? Аның «алмаларын» өзәргәме? Сабагын нишләтергә? Бу сораулар белән Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе, Чаллы мәктәпләрен яшелчәләр белән тәэмин итүче тәҗрибәле фермер, Минталип Миңнехановка мөрәҗәгать иттек.
– Быел җәй яңгырлы, юеш килде. Мондый сезонда эш үзенчәлеге нәрсәдә?
– Андый елны бәрәңге рәтләре арасынды артык дым булмасын өчен өем (гребня) ясарга кирәк. Бу очракта бәрәңге күмелгән туфрак та тизрәк җылына, фитофтороз да ул кадәр көчле булмый. Бәрәңге үскән вакытта сезонга 3-4 тапкыр фитофтороздан преператалар белән эшкәртергә кирәк. Эшкәрткәннән соң 11-12 көннән тагын кабатларга. Әгәр инде барыбер бу авыру бәрәңгегә төшкән икән, бәрәңгене алгач, бүлбеләрен кояшта 1-2сәгать яткызырга кирәк.
– Бәрәңгене кайчан алу яхшырак?
– Бу эшкә алыну өчен фәнни ысуллар да, күп еллар дәвамында сыналган халык ысуллары да бар. Иң җиңел-җайлысы – сабакны тартып карарга. Сабак җиңел өзелсә, бәрәңгене алырга вакыт. Казып алгач, коры көнне таратып киптерү яхшы.
– Газета укучыбыз Вазыйх Ситдиков та аңа берничә соравын җиткерүебезне сорады. Ул «Быел бәрәңгенең «алмасы» күп булды. Аны өзәргә кирәкме?» ди.
– Өзегез. Хәтта бакча җиләгенең дә чәчәкләрен уңышны киметмәсен өчен кисеп алалар. Бәрәңге уңышы кимемәсен өчен “алмаларын” йолкып атарга була.
– Вазыйх абый шулай ук бәрәңге сабагы белән кызыксынды: «Бәрәңге сабагы бик озын булып үсте. Элек авылларда аның өстеннән бүрәнә тәгәрәтәләр иде. Ни өчен шулай эшләгәннәр икән?”
– Сабакны махсус химик препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Шулай эшләгәндә сабаклар кибә, ә бар энергия төпкә китә. Сабакларны чабып алырга да була, бәрәңгеләр үзе өлгерә. Чабылган сабакларны мөмкинлек булса, бакчадан ераграк яндырырга яки компост ясарга була. Моның өчен җирне казып, тыгызлып, башта әчкелтем препаратлар яисә кайнар су салып, өстенә сабакларны тутырып, пленка белән каплап, өстенә туфрак салырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев