Гортензия чәчәкләрен сезон буе тукландырып тору мөһим
Тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина киңәшләре.
- Кефир белән тукландыру:
10 литрлы чиләктә 2 литр кефирга тулганчы су кушып болгатабыз. Шуны, алдан бер чиләк су сибелгән, чәчәк төбенә салабыз.
Алма серкәсе (яблочный уксус):
Гортензия әче туфрак ярата. Шунлыктан, бу ысулны туфрагын әчеләтү максатында кулланабыз. 10 литр суга 100 мл исәбеннән кушабыз.
Лимон кислотасы:
10 литр суга 2 аш кашыгы лимон кислотасы (алдан бераз суда эретеп) сибәбез.
Гортензия чәчәкләрен 15-20 көн аралык белән сезон буе тукландырып торабыз, – ди бакчачы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев