Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Карлыганга даими су сибәргә, бакча җиләгенең мыекчаларын кисәргә  кирәк

"Оста бакчачы булмасам да, бакча эшләренә кагылышлы язмаларны укый-укый тәҗрибә тупладым", – ди җәйне Ильбухтино авылындагы бакчасында үткәрүче шәһәрдәшебез Халидә Мәксутова.

– Җәй рәхәт булса да, эш күп. Июнь аенда җимеш куакларында җимшәннәр барлыкка килә. Шуңа күрә куак-агачларга даими су сибәргә кирәк. Без яңгыр яумаган көннәрдә кечкенә агачларга 2-3, зурларына 10ар чиләк су сибәбез. Июньдә бакчаны минераль һәм органик ашламаларның сыек эремәсе белән ашлыйлар. Кәүсәдәге үсентеләрне өзәргә кирәк. Мүлчәләнмәгән кәүсә тирәсендә үскән чүп үләннәрен өзеп, агач төбендә калдырсаң мүлчә дә, органик ашлама да булачак.

Карлыган дымны бик ярата. Эссе көннәрдә аңа суны даими сибәргә кирәк. Агач һәм куак төпләрен черемә белән мүлчәләү ымны сакларга булыша, ул шулай ук өстәмә ашлама да».

Халидә ханым әйтүенчә, июнь ахырында бакча җиләге өлгерә башлый. Аның яңа мыекчалары чыга. Мыекчаларны кирәгенчә генә калдырып, артыгын кисәргә  кирәк.  Җиләк төбен агач чүбе, салам һәм кара махсус пленка белән капларга мөмкин. Болай иткәндә, җиләкләр чиста булыр, дым да яхшы сакланыр. Әлеге чаралар чүп үләннәрен үстермәс өчен дә файдалы. 

Фото: https://www.pexels.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев