Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Кыяр тиз үссен өчен нәрсә сибәргә?

Бу ашламаны помидорларга, баллы борычларга да сибәргә була.

Кыяр тиз үссен өчен 1 литр суга 1 аш кашыгы шикәр комы, бер аш кашыгы (10 грамм) коры чүпрә кушып ясалган эремә сибәргә кирәк. 

Җылы сулы банкага чүпрә салыгыз, яхшылап болгатыгыз. Аннары бер аш кашыгы шикәр комы кушыгыз да тагын болгатыгыз. Банканы җылы урынга ике сәгатькә куеп торыгыз, кояш нурлары тимәслек булсын. Ике сәгатьтән соң, эремәне биш литр җылы су салынган чиләккә өстәгез, яхшылап болгатыгыз. Бу — концентрацияләнгән эремә булыр. Шундый 1 литр эремәгә 10 литр җылы су кушыгыз. Һәр кыяр төбенә 1 литр ашлама сибегез. Аны салыр алдыннан, кыярларга башта яхшылап су сибегез.

Бу ашламаны помидорларга, баллы борычларга да сибәргә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш