Ни өчен колорадо коңгызын сытарга ярамый?
Безнең бакча

Ни өчен колорадо коңгызын сытарга ярамый?

Зур бөҗәкне сыткач, ул үлә, ә менә аның эчендәге кортлар исән кала.

Колорадо коңгызы - Россия халкының бакчаларында иң киң таралган корткыч бөҗәк. Аның белән көрәш ысуллары шактый. Тик иң күп кулланыла торган ысул - бөҗәкне сыту - һич ярамый торган эш икән.Зур бөҗәкне сыткач, ул үлә, ә менә аның эчендәге кортлар исән кала.

Колорадо коңгызы бер сезонда 10 меңләп күкәй сала. Аны сыткач, күкәйләр күп очракта исән кала. Мәсәлән, әгәр кортны аяк белән сытсаң, аның күкәйләре аяк киеме табанына ияреп, кабат бакчага керә һәм шунда чыга, диелә бу хәбәрдә.

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев