Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Орлыкларны нинди контейнерга чәчәргә?

Тәҗрибәле бакчачылар менә нәрсә ди.

Сок яки сөттән калган тетра-пак яки иттән бушаган пластик савытларга чәчәргә мөмкин. Тетра-пакның бер ягын кисеп алабыз да горизонталь яссылыкта куябыз.Пластик стаканнар да уңайлы.

Йомырка кабыгын да эшкә җигәргә була. Аңарга кыяр, баклажан, кабак, кавын, ташкабак орлыгын чәчә аласыз. Бигрәк тә кыяр өчен җайлы. Бу ысулны грунтка чыгарып утыртырга 15-20 көн кала чәчелә торган орлыклар өчен кулланырга киңәш итәбез. Шуны да истә тотыгыз: йомырка кабыгы бөтен культура өчен дә туры килми.

Чәй пакетларын да кулланыгыз. Пакетның җебен һәм өске өлешен кисеп алыгыз да туфрак өстәгез һәм бер-ике орлык салыгыз. Чәй түбе торфлы таблетканы алыштыра.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев