Орлыклар тизрәк тишелеп чыксын өчен нишләргә?
Безнең бакча

Орлыклар тизрәк тишелеп чыксын өчен нишләргә?

Тәҗрибәле бакчачылар үң киңәшләрен бирде.

Моңа исә туфракның температурасын күтәреп, ирешергә була, ди тәҗрибәле бакчачылар. Әгәр ул 28-32 градус тәшкил итсә, борыч 8-10нчы көнгә, шул ук температурада баклажан һәм томат 6-7 һәм 4-5нче көнне тишелеп чыгачак.

Әгәр температура түбәнрәк икән, орлыклар шытуы берничә көнгә тоткарлана. Шул ук вакытта ул 40-42 градустан артса, орлыклар юкка чыгачак. Әгәр туфрак җылылыгы 20 градустан да ким булса, борыч һәм баклажаннарның бөтенләй чыкмавы, ә помидор үсентеләренең нибары 15-17 көннән генә күренүе мөмкин.

Туфракның температурасын белү өчен исә кибетләрдә махсус термометрлар сатыла. Аларны, гадәттә, 5 минутта орлык чәчелгән җиргә төшереп үлчиләр. 

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев