Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Суганны кайчан алырга?

Суганны коры көнне җыярга кирәк. Берничә сәгать кояш астында тотасың да, аннары элеп куясың.

Бакчаларда җәй буе үстергән суганны җыяр вакыт җитте. Әгәр кыяклары саргайган һәм яткан икән, димәк, бүген үк эшкә керешергә кирәк. 

Җәй яңгырлы булса, гадәттә кыяклар озак вакыт яшел килеш утыра, суганның сары кабыгы да кубарга җыенмый. Мондый очракта очлы көрәк белән 5 см тирәнлектә аның тамырларын кисәләр. Болай эшләгәндә үсемлеккә туфрактан туклыклы матдәләр килү туктый һәм аның өлгерүе тизләнә. 

Өлгерү процессын шулай ук суганны җирдән йолкып алып, кояшта калдырып тизләтергә мөмкин. Әгәр вакытында җыймасаң, ул сакларга яраксызга әйләнә. 

Суганны коры көнне җыярга кирәк. Берничә сәгать кояш астында тотасың да, аннары элеп куясың. Бу вакыт эчендә суганның “муены” нечкәрә һәм корый, суган үзе ныгый. Шуны да әйтергә кирәк, суган түтәленә аны җыярга ике атна кала су сибәргә ярамый. Яңгыр төшмәсен өчен полиэтилен пакет белән каплап куярга киңәш ителә.

фото: https://moyasotka.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт