Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Суганны ничек сакларга?

Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина суган йолкыганын хәбәр итә. Моннан тыш Рәмзия ханым суганны ничек итеп дөрес саклау юлларына да төшендерә.

– Көзге суганнар минем, алар язгы суганнардан иртәрәк өлгерә бит. Язгы суганнарны, гадәттә, июльнең соңгы яки августның беренче атнасында алабыз. Йолкыгач, 2-3 көн җирендә яткырам мин. Ни өчен дигәндә, кояш карасын, зарарсызландырсын дип. Аннары инде йә сарайга, йә гаражга ташып җәябез. Бу яхшылап кибеп бетсен өчен эшләнелә. Кыякларын сентябрь аенда, өйгә алып керер алдыннан гына кисәбез. Картон тартмаларда саклыйбыз. Әни үзе утыртып суган-севок ясаганда, бик яхшы, эре, бәбәксез (стрелка) була иде суганнар. Хәзер әни олыгайды, севокны сатып алабыз, – дип яза тәҗрибәле бакчачы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев