Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Укроп зыянлы да була

Күп бакчачылар укроп чәчеп мәшәкатьләнми, ул үзе дә бик яхшы тишелә. Беркемгә дә сер түгел, язын түтәлгә чәчүгә караганда, үзе орлык сибеп тишелгәне ныграк булып үсә.

Әмма моның начар ягы да бар. Ул укропны “үз итмәгән” үсемлекләр түтәлендә дә тишелергә мөмкин. Бу очракта аны тизрәк йолкып ташларга кирәк. Үзера ярашмаган культураларны “антагонистлар” дип атыйлар. Моның иң ачык мисалы – кишер һәм укроп, чөнки алар бер-берсен кысрыклый. Нәтиҗәдә икесе дә дә зыян күрә. Кишер һәм укроп икесе дә сельдерейсыманнар семьялыгына керә һәм бер үк авырулар, корткычлардан зыян күрә. Сельдерей, әнис, фенхель, петрушканы да укроптан ерактарак үстерегез.

Фото: https://www.pexels.com/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев