Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Яңгыр суы җыегыз

Үсемлекләрне су сипмичә үстереп булмый. Әмма күпме генә су сипсәң дә, бер тапкыр яңгыр явып китүгә җитми.

Яңгыр суы краннан аккан судан йомшаграк, анда үсемлекләр өчен кирәкле кислород күп. Әмма әйләнә-тирә мохитнең пычрануы аркасында, яңгыр суына төрле химик матдәләр эләгә. Шуңа аны дөрес җыярга кирәк. 

Озакка сузылган корылыктан соң яңгыр суын җыярга ашыкмагыз. Су түбәгә яуган яңгырдан торбалар буйлап мичкәләргә ага. Ул аннан тузан һәм пычракны юып төшерәчәк. Азрак явыпа торганнан соң, аның суы чистара төшә. Яңгыр суы бакчагыздагы үсемлекләргә бик файдалы булыр. Рәхмәт әйтеп, мул уңыш белән сөендерерләр.

Фото: https://www.pexels.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев