Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Автобус йөртүче кыз

Чибәр кыз автобус руле артына утырганчы авыру артыннан караучы булып эшләгән.

Автобус йөртүче кыз

Бөек Британиянең Эссекс графлыгында яшәүче бер кыз бик чибәрсең дип мактауларына карамастан, яраткан һөнәрен - автобус шоферы эшен - һич кенә дә алыштырырга теләми икән.
24 яшьлек Джоди Ли Фокс үз хезмәте төрендә стереотипларга каршы көрәшергә карар иткән. Ул үзенең TikTok аккаунтында эшендә очраткан пассажирлар турында бәян итә башлаган.
Чибәр кыз автобус руле артына утырганчы авыру артыннан караучы булып эшләгән. Автобусларга водительләр җыю турындагы игъланны укыгач, үзен шушы профессиядә сынап карыйсы килә. Чөнки ул гел генә руль артында йөрү турында хыялланган. Хәзер исә пассажирлар аңа бу һөнәрдә эшләр өчен артык матурсың дип әйтәләр ди. Әмма Джоди үзенә яуган мактауларга карамастан, яраткан эшен ташлап китәргә җыенмый.
Димәк, кызның тышкы кыяфәте генә түгел, эчке дөньясы да бик матур булып чыга. Югыйсә, хәзер кайбер ханым-туташлар бик зур суммага чибәрлекләрен камилләштерәләр дә, эчке черек дөньяларын күрсәтеп, шапырына башлыйлар.

 

Чыганак: Лента ру

Фото: Лента ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X