Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Бакча бизәге дә, сакчысы да ул безнең

Бакчабызда ел да җиләк- җимеш мулдан үсә. Шунлыктан биш еллап аларны ничек миләш чыпчыкларыннан сакларга дип баш ватабыз. Чөнки алар бер төркем булып җиләкләр өстенә төшәләр дә, яшелләренә кадәр умырып ашап китәләр. Күпме көч куеп үстергән җиләкләрне авыз итми дә калуың бар.

Шуңа төрле чаралар кулланып карадык: карачкы да куйдык, шалтыравыклар да элдек. Әмма бар да уңышсыз тәмамланды. Быел бакчабызга матурлык өчен бөркет сыны алып куйсак, җиләк яратучы кошларның бакчага төшмичә, читтә койма башыннан гына күзәтүен күреп алдык. Бер дә уйламаган җирдән, ничә ел борчыган мәсьәлә чишелде дә куйды. Хәзер барлык танышларыбызга бу турыда җиткерәбез. Абыйларыбыз да бу ысулның файдасын күрергә өлгерде. 

Айзирә Имамова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча билет ташлама дача пенсионер