Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Иң яхшы дару – хәрәкәтләнү

Йөгерү киеренкелекне бетерә, аппетитны баса, йоклап китәргә булыша, ди белгечләр.

Эч пошмасын, кәефсезләнмәс өчен ял көннәрендә өйдә утырмагыз. Көнегезне вакыйгалар, күңелле мәшәкатьләр белән баетыгыз. Урамда салкын икән, кино, концерт, театрга барыгыз. Җылы көнне гөмбә җыегыз, велосипедта йөрегез.

Күпләр сагыш басканда юрганга төренеп ята да, үзләрен кызгана башлый. Озаграк яткан саен күңелне күтәрү авырлаша. Андый вакытта иң яхшы дару – хәрәкәтләнү.

Спортзал, бассейнга, биюгә йөрегез. Иң мөһиме – яткан җирдән торып китү, мускулларны язу. Спорт стрессны җиңәргә булыша, чөнки физик көч стресс гормонын тарата. Даими шөгыльләнгәндә бәхет гормоны – эндорфин бүленеп чыга. Ул киеренкелектән арынырга ярдәм итә.

Йөгерүнең файдасын санап бетерерлек түгел. Көннең теләсә кайсы вакытында йөгерергә була. Иртән, канда гормоннар күп булганда, йөгерү организмга үз гармониясенә кайтырга булыша. Эш көненнән соң йөгерү киеренкелекне бетерә, аппетитны баса, йоклап китәргә булыша. Йөгерү нерв киеренкелегеннән дә арынырга ярдәм итә. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек