Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Югалту-табышларым

Кызыклы хатирәләр.

1968 елны 15 яшемдә Минзәлә совхоз-техникумына укырга кердем. Элек ата-аналарга ияреп йөрү юк иде бит, уку елы якынлашкач мин дә юлга үзем генә җыена башладым. Әнкәй эчке киемемнең арткы ягына кесәләр тегеп бирде. Минзәлә малайлары алай-болай бәйләнеп, акчаларымны талап алмасыннар дип, акчаларның шактый өлешен шунда яшертте.

Бервакыт шулай техникум ашханәсенә төшке аш ашарга кергәч, чалбар кесәсенә алып куйган акчалар беткән булып чыкты. Яшерен урындагы кесәдән 1 сум алырга туры килде. Калган 20 сумны кире салганда ялгышканмындыр инде, төшеп калган акчаларым. Ул чор өчен тормышымдагы иң зур югалту булды инде ул, 20 сум үзенә күрә бик күп акча иде бит студент кешегә. Стипендия алырга да шактый вакыт бар иде әле. Әткәй-әнкәйдән кабат акча сорап хат язарга намусым җитмәде. Ходай кызгангандыр инде, икенче көнне урамда 3 сум таптым. Группадашлардан да әҗәткә алып торып, акчаларны кысып кына тотып, стипендиягә кадәр җиткердем тагын.

Югалту-табу белән бәйле ике очрак армиядә хезмәт иткәндә булды. Бервакыт кышкы төндә тревога белән күтәрделәр. Хезмәт урыныма кадәр чакрым ярым ара йөгерәсе бар, бушлат кесәсеннән бияләйләремне алганда кесәдә булган кул сәгатем дә төшеп калган. Өйрәнүләр төгәлләнеп, сафка тезелеп кайтып килгәндә юлда карга күмелеп яткан сәгатемне күреп алдым. КРАЗ машинасы тәгәрмәче белән өстеннән үткән. Гаҗәп, пыяласы гына ватылган иде сәгатьнең, үзе йөреп ята һаман. Аннан соң безгә кадәр дә бу юлдан ике подразделение солдат үткән, нишләптер сәгать берсенең дә күзенә чалынмаган.
Ә бер төнне каравылда торганда подсумкадагы обоймадан ниндидер сәбәп белән бер патрон төшеп югалган иде. Посттан кайткач кына күреп алдым әле мин аны. Ни булса да булыр дип, бу турыда әйтми торырга булдым. Постка барган саен ялт-йолт каранып барам. Кичкә таба соңгы тапкыр постка барганда энә күзе хәтле генә бер яктылык кар астыннан җемелдәп алды. Кулны карга батырсам, теге югалткан патроным килеп чыкты. Өстән олы бер йөк төшкән төсле булды, һәр патрон исәптә торган чор иде бит.

Җәүдәт ХАРИСОВ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев