Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Октябрь аена халык сынамышлары

«5 октябрьдә каен яфраклары коелып бетмәсә – кар соң ятар».

1 октябрьдә җылы булса, 2 ноябрьгә кадәр көннәр суытмый.
2 октябрьдә бал кортларын кышка әзерли башлыйлар.
3 октябрьдә җил көнчыгыштан яки көнбатыштан иссә – яңгырга.
4 октябрьдә көн нинди – алдагы дүрт атна шундый.
5 октябрьдә каен яфраклары коелып бетмәсә – кар соң ятар.
6 октябрьдән чын суык көз – елның өченче фасылы башлана.
7 октябрьдән көн сизелерлек кыскара, төннәр караңгы һәм озынга әйләнә.
8 октябрьдә беренче кар төшсә, 21 ноябрьдә кар ятар.
9 октябрьгә чия агачында бер яфрак та калмаса, кыш тиз җитәр.
10 октябрьдә көннәр коры икән – кыш әле тиз генә җитмәс.
11 октябрьдә коры яфраклар җиргә кире ягы белән ятса, киләсе елда муллык булыр.
12 октябрьдә күктә йолдызлар күп булса, көз коры булыр.
13 октябрьдә каен һәм юкә «чишенеп» бетсә, ел уңай килер.
14 октябрь – Покрау. Ул нинди, ел шундый.
15 октябрьдә көн яңгырлы икән, кыш суык килер. Җил көньяктан иссә, кыш җылы булыр. 
16 октябрьдә соры болытлар түбән йөзсә, көн бозылыр.
17 октябрьдә җил тынса, көннәр суытыр.
18 октябрьдә ала каргалар һәм чәүкәләр һавада очып уйнаса, кар явар.
19 октябрьдә коры кар төшкәләсә, киләсе елга җәй җылы, уңыш мул булыр.
20 октябрьдә агачта яфраклар коелып бетмәгән килеш кар яуса, тиздән ул эреп бетәр.
21 октябрьдә болытлар җиргә салынып торса, тиздән суытыр.
22 октябрьдә түбәләрдә боз сөңгеләре күренсә – көз китәргә ашыкмас.
23 октябрьдә айның «мөгезе» төньякка карап тора икән, тиздән суыклар башланыр. Көньякка караса – бер атна җылы торыр. 
24 октябрьдә иртән кар очса, кыш суык килер.
25 октябрьдә йолдызлар якты янса – суыта, тонык булсалар – җепшек карга, зәңгәр төсмер белән балкып янсалар – кар көтегез.
26 октябрьдә көньяктан тиз-тиз аккан болытлар я яңгыр, я кар алып килә.
27 октябрьдә аякка иярерлек пычрак икән, дүрт атнадан чын кыш килер.
28 октябрьдә аяз күктә ай зур алкалар белән киртәләнсә – суыкларга.
29 октябрьдә җир яртылаш яфрак, яртылаш кар белән каплана.
30 октябрьдә яңгыр яуса – кыш суык килер. Аяз булса, җылы кыш көтегез.
31 октябрьдә болытлар көньякка таба йөзә икән, якын көннәрдә явым-төшем көтелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев