Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Оныгыма печәнлектә бүләк таптым»

Тормышта шулай да була!

Узган җәйдә оныгым Әдиләне иярттем дә, кырга печән чабарга киттем. Бу 10 июль – оныгымның туган көне иде. Рәхәтләнеп, көннең, табигатьнең матурлыгына сокланып, үләннең муллыгына куанып печән чабам. Ә Әдилә читтәрәк уйнап йөри. Чираттагы мәртәбә селтәнергә дип чалгыны күтәрүгә, алдымда бер соры йомгак пәйда булды, кыймылдап куйды. Чалгымны җиргә куеп, иелеп карасам, кечкенә генә куян баласы икән. Әгәр шул селтәнүдә чалгыны төшергән булсам, куян баласы урталай өзеләсе икән. Әдиләне чакырып китердем дә: «Менә сиңа туган көнеңә бүләк», – дип, куян баласын аңа суздым.

Өйгә алып кайтып, «Бүләк»не (куянкайны шулай атап йөртә башладык) картон тартмага урнаштырдык. Ул без биргән барлык ризыкны ашый һәм күзгә күренеп үсә башлады. Шулай итеп, ул августның егермеләренә шактый зур үсеп, кулга тәмам ияләште. Без аны өй янындагы җиләк-җимеш бакчасына җибәрдек. Әдилә тавышын ишетүгә, йөгереп килеп җитә. Ә чит кешеләрне күрүгә, куаклар арасына кереп кача. 1 сентябрьдә оныгым беренче сыйныфка укырга китте. Шулай итеп, Бүләк белән сирәгрәк очраша башлады. Ә көннәрдән беркөнне куяныбыз юкка чыкты. Моны Әдилә бик авыр кичерде һәм озак вакыт бик боегып йөрде. Октябрь аенда оныгым белән тагын урманга киттек, бу юлы – гөмбәгә. Урман авылдан бер чакрым гына. Әдилә миннән утыз адымнар ераклыкта гына йөри иде, бервакыт: «Бабай, бабай, кил әле, минем янга Бүләк килде! » – димәсенме! Чыннан да, төсен бераз үзгәртсә дә, үсебрәк китсә дә, Әдиләнең Бүләге иде ул. Без кайтырга кузгалганчы алар бергә йөрделәр. Ә аннан инде урманга ияләнгән Бүләк безне озатып калды.

Венер КАШАПОВ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев