Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Үлчәүләр, яңа роман башланырга мөмкин! (12 – 18 февральгә йолдызнамә)

Кучкар. Сезнең эшкә таләпләр артачак. Шул ук вакытта коллегаларның мәнфәгатьләрен исәпкә алу, инициатива күрсәтү, яңа кызыклы идеяләр тәкъдим итү яхшы. Дусларыгызның киңәшләрен тыңлагыз.

Үгезбозау. Бәхет сезгә елмаячак. Әгәр сәяхәткә барырга җыенасыз икән, моны дүшәмбе яки ял көннәрендә эшләү яхшырак. Атнаның беренче яртысында якын дусларыгыздан килгән мәгълүмат бик сөендерергә мөмкин. Ял көннәренә кызыклы тәкъдимнәр булыр.

Игезәкләр. Шикләрдән, кешеләр һәм ситуацияләр турында тискәре фикерләрдән арынырга тырышыгыз, сабыр булыгыз. Сезне яраталар һәм кадерлиләр. Шәхси тормышта сезне мөһим үзгәрешләр көтә, сезгә күптән көткән тәкъдим ясарлар кебек.

Кысла. Стресслы атна, ләкин ул күп мөмкинлекләрне тормышка ашырыр. Сишәмбе көнне сезгә кызыклы эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Бер көн булса да өегезне чистарту һәм төзекләндерүгә багышлагыз. Якшәмбегә билгеләнгән сәяхәт тә бик яхшы булачак.

Арыслан. Барлык амбицияләрегезне ташлагыз һәм үзегезне тыйнак тотарга тырышыгыз. Беренче чиратта үзегез өчен мөһим булган эшләрне башкарырга тырышыгыз. Эш күп вакыт таләп итә, ләкин ул беренче урында булмасын. Өегез турында да онытмагыз.

Кыз. Теләгән нәтиҗәләргә ирешү өчен атна башында бик тырышырга туры киләчәк. Инициатива күрсәтегез, шул чакта хезмәттә күтәрелү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә ерак сәяхәтләрдән һәм командировкалардан баш тарту яхшырак. 

Үлчәү. Иске проблемаларны һәм бурычларны хәл итү өчен уңай вакыт. Сез вакыйгаларның үзәгендә булырсыз, нейтралитет сакларга һәм барысын да йөрәгегезгә якын кабул итмәскә тырышыгыз. Сезнең башны әйләндерә алырлык роман башланырга мөмкин.

Чаян. Максатларны һәм планнарны тулысынча яңарту өчен яхшы вакыт. Шау-шудан сакланыгыз һәм үзегездән көлүдән тартынмагыз. Җомга көнне шәхси тормышка кагылышлы эшләрдә тәртип урнаштыру яхшы булыр. Яраткан кешегезгә күбрәк вакыт бирегез.

Укчы. Пәнҗешәмбене туганнар белән элемтәләрне ныгытуга багышлагыз, аеруча телефон аша түгел, шәхси аралашу өчен бераз вакыт бүлеп куегыз. Ял көннәрендә сез яшәү рәвешегезне яңадан карый башларга һәм аны әкренләп үзгәртә башларга мөмкинсез.

Кәҗәмөгез. Сишәмбе көнне конфликтлардан сакланырга тырышыгыз. Сезгә җыелып килгән проблемаларны чишү өчен акыллы булырга кирәк. Шимбә уңышлы узачак, бигрәк тә сез кинога яисә шугалакка барсагыз.

Сукояр. Эмоцияләрдән арынырга тырышыгыз, хәзерге вакытта алар комачаулый гына. Энергиягезне иң актуаль эшне тәмамлауга юнәлтегез. Җомга гадәттән тыш күңелле көн булырга мөмкин, күптән көтелгән очрашу булачак. Ял көннәрен балаларыгызга багышлагыз.

Балыклар. Атна дәвамында диярлек сезнең кәефегез яхшы булыр, бигрәк тә үзегезгә ял итәргә мөмкинлек бирсәгез. Иҗат белән шөгыльләнү өчен уңай вакыт. Ә менә гаилә тормышында конфликтлар килеп чыгарга мөмкин. Бар нәрсәне дә уйлап эшләгез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев