14 октябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстан Президенты ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальне раслады
Медальдә тирә-якка нурлар чәчеп торган Татарстан картасы сурәтләнгән.
-
Пенсионерлар спорт белән шөгыльләнә
Тукай районында өлкәннәр өчен Өченче буын университеты эшләп килә. Быел университет 6 төркемгә белем бирәчәк. 4 төркем компьютерда эшләргә өйрәнәчәк. Бүгенге көндә Калмаш авылында 2 төркем пенсионерлар компьютер белемнәрен үзләштерә. Өченче буын университетында алар өчен Туган як тарихын өйрәнү төркеме дә оештырылачак. Боерган авылында да шушы университетка йөрүчеләр өчен яңа уку елы башланды. Бу уңайдан ачык дәрес күрсәтелде.
-
Татарстанлылар аэропортларны бизәү буенча үз идеяләре белән уртаклашачак
Проектны гамәлгә ашырганда төрле категорияләргә караган гражданнарның фикерләрен исәпкә алырга ниятлиләр.
-
Чаллы предприятиеләренең хезмәт коллективлары шахмат ярышларында көч сынашты
Автозавод районында, ел саен үткәрелә торган «Спортлы Чаллы - 2019» хезмәт коллективлары Спартакиадасы кысаларында, шахмат буенча ярышлар узды.
-
Приглашаем всех принять участие в фотоконкурсе!
Загружайте ваши работы на сайте konkurs.infospid.ru.