18 август 2014 яңалыклары
-
18 август 2014 - 07:22“Кара исемлек”Татэнергосбыт" акционерлык җәмгыяте электр энергиясе өчен бурычлыларның "кара исемлеген" булдырды. 2014 елның 1 июле мәгълүматлары буенча, бу исемлеккә Чаллының 15 предприятиесе кертелде. Алар арасында "Челныстройремонт", "Жилкомсервис", "Мәхәллә" идарә итү компанияләре бар.
-
18 август 2014 - 07:10Режим көчәйтелдеЭбола өянәге киң таралу сәбәпле, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе "Бигеш" һәм "Казан" халыкара аэропортларында санитар-карантин режимын көчәйтте.
-
18 август 2014 - 07:00Штраф түләБер атна эчендә Чаллы полициясе хезмәткәрләре тиешсез урында тәмәке көйрәткән 24 кешене административ җаваплылыкка тарттылар. Хәзер закон бозучыларга 500-1,500 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
-
18 август 2014 - 06:494нче шифаханәдә төзекләндерү эшләре башлана.Биредә идәнгә линолеум җәеләчәк, кайбер бүлмәләрнең диварларына керамик плитә ябыштырылачак. Моның өчен әлеге дәвалау учреждениесенә бюджеттан тыш 350 мең сум акча бүлеп бирелә.