9 сентябрь 2014 яңалыклары
-
9 сентябрь 2014 - 13:15Күп тел белү – байлыкРоссия мәгариф күзәтчелеге башлыгы Сергей Кравцов «Российская газета» журналистларына бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) якын арада итальян һәм кытай телләреннән дә бирергә мөмкин булачак, дип белдергән. Россия мәгариф күзәтчелегендә кытай теле буенча инде махсус эш төркеме дә төзелгән һәм, бу мәсьәлә уңай хәл ителсә, ведомство эшнең технологик якларын гамәлгә ашыра башлаячак....
-
9 сентябрь 2014 - 13:09Имтиханда икеле алмас өченЮгары уку йортларына керү өчен бөтен фәннәрдән БДИ-2015 буенча иң түбән баллны билгеләү турында карарга кул куелды. Документ бакалавриат программалары һәм төрле фән белгечлеге буенча укырга керү өчен иң түбән БДИ балларын билгели. Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, фәннәрдән минимум түбәндәге балларны җыярга кирәк булачак: • Җәмгыять...
-
9 сентябрь 2014 - 13:06Укучылар кайчан ял итә?Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләре өчен яңа уку елында үтәчәк каникул вакытларын тәкъдим итте. Министрлык мәктәпләргә түбәндә күрсәтелгән вакытта балаларны каникулга җибәрергә тәкъдим итә: • көзге каникул - 3.11.2014-9.11.2014 (7 көн), • кышкы каникул - 29.12.2013-11.01.2014 (14 көн), • беренче класс укучылары өчен өстәмә каникул - 16.02.2015-22.02.2015...
-
9 сентябрь 2014 - 13:02“Кама веломарафоны” үттеҮткән шимбәдә Чаллыда үткән "Кама веломарафоны" шәһәрдәшләр өчен чын спорт бәйрәменә әверелде. Ярышлар шәһәрнең дүрт урынында - Яр буе һәм ГЭС бистәсе паркларында, "Виктория" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм "Төзүче" стадионнарында үтте. Веломарафонда балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләрдән, хезмәт коллективларыннан 10732 кеше катнашты. Массакүләм узышларда 1-3 урыннарны яулаган катнашучылар грамоталар һәм медальләр...
-
9 сентябрь 2014 - 13:00Көзге байлык – табыннаргаЧаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Үткән ял көннәрендә сәүдә 11 мәйданчыкта гөрләде. Ярминкәләрдә Татарстанның 11 районы һәм Россиянең 5 төбәгеннән килгән шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары катнашты. Ярминкәләргә барлыгы 260 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Бәяләр узган ел дәрәҗәсендә калды. Алга таба көзге ярминкәләр шимбә көннәрендә Сарман тракты,...