Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 17 декабрь 2014 яңалыклары

    • 17 декабрь 2014 - 13:32
      Чаллы студенты – чемпион
      Казанда яткан килеш штанга күтәрү буенча Татарстан чемпионаты тәмамланды. Анда Казан федераль университетының Чаллы филиалы студенты Ильвир Фәхразиев 142,5 килограммлы штанга күтәреп җиңү яулады. 59 килограммга кадәрле авырлыктагы спортчылар арасында аңа тиңнәр булмады. Чемпионны ярышларга тренер-педагог Рөстәм Айдаров әзерләде.
    • 17 декабрь 2014 - 13:19
      Чаллыда “Чыршы” операциясе башланды
      Республикабызда, шул исәптән, шәһәребездә "Чыршы" операциясе башланды. Һәр елны полиция хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәме алдыннан рөхсәтсез чыршы, нарат кебек ылыслы агачларны кисүчеләрне тоткарлыйлар. Чаллыда, бигрәк тә Боровецкий һәм Алабуга урманнарыннан җиңел генә "яшел сылукайларны" урлап кайталар. Шуңа күрә урман инспекторлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, браконьерларны тоту эшенә кереште. ТРның Урман...
    • 17 декабрь 2014 - 13:11
      Чаллыда каз ярминкәләре гөрли
      20-21 декабрьдә - Азатлык мәйданында, ә 27-28 декабрьдә Сарман трактында һәм "Южный" агросәнәгать паркында чираттагы каз ярминкәләре үтәчәк. Узган ял көннәрендә исә Чаллы халкына Татарстанның 19 районыннан килгән шәхси эшмәкәр үз хуҗалыгында үстергән каз, үрдәк, күркә, сыер ите тәкъдим итте. Казның түшкәсен 1000-1500 сумга алып була иде. Моннан тыш, 150...
    Реклама