28 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
28 гыйнвар 2015 - 08:18Икенчел чимал пунктлары ачылаШәһәр башкарма комитеты җитәкчесе халыктан икенчел чимал кабул итүче "Брэнд" компаниясе вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Оешма директоры Рафис Әхмәтшин анда шәһәрдә махсус кабул итү пунктлары урнаштыру проектын тәкъдир итте. Бүгенге көндә инде алар "Октябрьское" сәүдә үзәге һәм "Одиссей" кибете янында эшли. Якын арада Чаллыда шундый тагын 3 урын булдырылачак. Иң...
-
28 гыйнвар 2015 - 08:11Полиция оешмаларга киләЭчке эшләр идарәсе полиция хезмәткәрләре Чаллы предприятие һәм оешмаларында очрашулар үткәрәләр. Тикшерү бүлеге башлыгы Альберт Сорокин трамвай идарәсендә һәм "Чаллы икмәге" акционерлар җәмгыятендә булып, шәһәрдәге оператив хәл белән таныштырды, узган елда полиция хезмәткәрләре башкарган эшләр, киләчәккә планнар турында сөйләде. Элемтә чараларын, интернетны яисә банк карталарын үз файдаларына бик оста кулланучы...
-
28 гыйнвар 2015 - 08:06Чаллыда асрамага бала алучылар артаЧаллыда асрамага бала алырга 45 пар чиратта тора. Аларның күпчелеге яңа туган сабыйны алырга теләк белдергән. Ә җенесе буенча күбрәк малайларга сорау зур. Илебездә ел саен 10-11 мең баладан баш тарталар. Чаллыда гыйнвар аенда гына да ике ана яңа туган нарасыен хастаханәдә калдырып киткән.
-
28 гыйнвар 2015 - 08:01Рәссамнарның үз гәҗитеТатарстан рәссамнар берлеге үзенең "Художник Татарстана" дип аталган газетасын нәшер итәргә җыена. Аны 4 февральдә "Казан" милли мәдәният үзәгендә рәссамнарның еллык хисап җыелышында тәкъдир итәләр.
-
28 гыйнвар 2015 - 07:58Авариялар саны кимиРеспублика баш автоинспекторы Р.Миңнеханов әйтүенчә, Яр Чаллы иң аз юл-транспорт фаҗигасе булган шәһәр. Ул бу хакта юл куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең 2014 ел йомгаклары турында сөйләгәндә белдерде. Аварияләр саны, 2013 елга караганда, ике тапкыр кимегән, республиканың башка шәһәрләре белән чагыштырганда, кеше гомере өзелү белән бәйле юл фаҗигаләре азрак булган.
-
28 гыйнвар 2015 - 07:56Чаллыга Илдар Халиков киләШимбә көнне Чаллыга ТР Премьер-министры Илдар Халиков килә. Ул "Татэнергосбыт" акционерлык җәмгыятенең шәһәребездәге филиалын ачу тантанасында катнаша. Бу предприятие республикабызны электр энергиясе белән тәэмин итә. Район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә аның 56 хезмәт күрсәтү офисы эшли.