Шəhри Чаллы

11 февраль 2015 яңалыклары

  • 11 февраль 2015 - 09:00
    Айдар Хәлимнең яңа китабы чыкты
    Бу ел Әдәбият елы дип игълан ителсә дә, китапханәләрдә әдәбият һәм иҗат дөньясына бәйле вакыйгаларның беркайчан да тынганы юк. Күптән түгел Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә күренекле язучы Айдар Хәлимнең "Кырык тартма" исемле өр-яңа китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Чараны татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Рәйсә...
    894
    0
    0
  • 11 февраль 2015 - 07:09
    Регина – иң яхшы хоккейчы
    Чаллыда ел саен хоккей яратучылар арасында турнирлар уза. Аны "Бердәм Россия" партиясе белән берлектә "Яшүсмер" клубы оештыра. Бер ай дәвамында командалар бозда үз осталыкларын сынадылар. Финалга "Альтаир", "Огонек", "Вега", "Юность", "Белые медведи" командалары чыкты. Барлык яшь төркемнәрендә дә призлы урыннарны "Белые медведи" командасы алды. Аерым спортчыларга килгәндә, Регина Галиева кече...
    785
    0
    0
  • 11 февраль 2015 - 05:47
    Чаллы язучылары – Утыз Имәндә
    Утыз Имән авылының (Чирмешән районы) мәдәният сараенда шагыйрь, галим, мәгърифәтче Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари (1754-1834) иҗатына багышланган гыйльми-гамәли конференция булды. Чараны мәктәп директоры Рөстәм Җамалиев, җыелган кунакларга рәхмәт белдереп, ачып җибәрде. Авылның имам-хатыйбы Җәүдәт Шәймәрданов Утыз Имәнинең олпат шәхес һәм дини кеше булуын искә алып, аның рухына дога кылды. Кичә...
    826
    0
    0
  • 11 февраль 2015 - 05:26
    Беренче республика фольклор фестивале
    Татарстанда 50 меңнән артык фин-угыр халкы яши. Аларның күбесе күпмилләтле Чаллы каласында гомер итә. Шәһәребезнең удмурт җәмгыяте рәисе, «Зардон» удмурт фольклор ансамбле җитәкчесе Валентина Билык беренче республика фольклор фестивале тәкъдиме белән чыкты. Аның гала-концерты октябрь аенда Чаллыда узар дип ниятләнә. Фестиваль кысаларында мари, удмурт, мордва халык фольклорлары буенча мастер-класслар уздыру...
    539
    0
    0
Реклама