Казанда узачак чемпионат рекордлы санда катнашучыларны җыячак
Халыкара йөзү федерациясе (FINA) су спорты буенча Казанда узачак дөнья чемпионатында рекордлы санда катнашучылар җыелачагын хәбәр итте.
- Беренчел гаризалар кабул ителгәннән соң, Казанда 181 ил вәкиле катнашачагы билгеле булды, - дип хәбәр ителә оешманың социаль челтәрдәге рәсми битендә. - Бу FINAның 2011 елда Шанхайдагы рекорды яңартыла дигән сүз. Анда...