5 апрель 2015 яңалыклары
-
Полиция хезмәткәрен яндырмакчы булган
3 апрель көнне хәмер кулланган ир-ат участковый янына килеп, аннан таныклыгын күрсәтүне таләп итә. Бу хәл Сарман районының Завод урамында була. Элек тә хөкем ителгән булган 45 яшьлек ир-ат шешәдән бензин сибеп, полиция хезмәткәренең формалы киемен яндырмакчы була. Участковый хокук бозучыны тоткарлый һәм полиция бүлегенә китерә. "Әлмәт таңнары"
-
Депутат вәкаләтләреннән азат
Шәһәр төзелеше һем социаль мәсьәләләр буенча депутат комиссияләрендә Владислав Гавриловның депутат мандатыннан азат итулерен сорап язган гаризасын карадылар. Мәгьлүм булганча, ул Комсомол районы хакимияте башлыгы булып эшли башлады. Гамәлдәге законнар буенча, закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарында берьюлы хезмәт куярга ярамый. Вла- дислав Гаврилов яшәешне тәэмин иту һәм шәһәр төзелеше...