26 август 2015 яңалыклары
-
26 август 2015 - 10:32“КАМАЗ” һәм “Сокол” командалары очраштылар23 августта Түбән Камада Россия беренчелегенә милли футбол лигасы командалары арасында чираттагы уен булды. Анда Чаллының "КАМАЗ" командасы Саратовның "Сокол"ын 3:0 исәбе белән җиңде.
-
26 август 2015 - 10:31ГЭС бистәсендә зур бәйрәм30 августта 17 сәгатьтә ГЭС бистәсендәге "Ватан-Ана" һәйкәле янында зур бәйрәм концерты була. Чара Республика көненә багышлап үткәрелә.
-
26 август 2015 - 08:41Сыйфатсыз товарга юлыксаң...Яңа уку елы башланыр алдыннан 6 сентябрьгә кадәр Татарстанның Роспотребнадзор идарәсендә кием-салым, уенчыкларның сыйфаты буенча "кайнар линия" эшли. Сыйфатсыз товарга юлыккан кешеләр (843) 272-69-33, 8 917-287-85-62 телефоннарына шалтырата алалар.
-
26 август 2015 - 08:35Яңа кәгазь тастымалларКатыргы-кәгазь комбинатында ике катлы кәгазь җитештерә башладылар. "ЭКО-СЕМЕЙКА" сәүдә маркасы белән чыккан яңа продукция инде кибет киштәләрендә дә урын алган. Экологик яктан чиста товар ассортиментын киңәйтүгә предприятиедә җитештерүне модернизацияләү нәтиҗәсендә ирешелгән. Биредә Италия фирмасы вәкилләре КБК хезмәткәрләре белән берлектә "Fabio Perini" линиясенә яңа җиһазлар монтажлады.