2 апрель 2017 яңалыклары
-
Чаллы предприятиесе хезмәткәрләренә 3 миллион акча түләмәгән
Чаллыда, хезмәткәрләренә акча түләмәгән өчен, "РБР16" предприятиесенә карата җинаять эше ачылды. Прокурор тикшерүе нәтиҗәсендә, биредә 2016 елның декабреннән 185 кешегә эш хакы түләнмәве ачыкланган. Бүгенге көндә оешманың эшчеләре каршында 3 миллион бурычы бар. Моннан тыш, прокуратура юридик затка карата административ эш тә ачкан. Оешма директорына ачыкланган хокук бозуларны юк итү...
-
Чаллы мунчасында янә төзекләндеү эшләре башланды
Чаллыда Беляев проспектында урнашкан шәһәр мунчасын төзекләндерәләр. Узган ел биредә бинаның өченче катындагы юыну залларын яңартсалар, бүгенге көндә компанияләр өчен булган бүлмәләрне ремонтлыйлар. Аларны җәй аенда инде файдалануга тапшырачаклар. Май аенда исә мунчаның икенче катындагы шкафларны, ишекләрне һәм идәннәрне алыштырачаклар. Биредә эшләр барган вакытта шәһәрдәшләребез өченче каттагы залда юына алачаклар....
-
Динәнең хыялы тормышка ашкан
Җырчы Динә Гарипова «Карусель ТВ» каналының «Хәерле иртә, сабыйлар» тапшыруының читраттагы эфирында төшкән. «Минем балачак хыялым чынга ашты - «Хрюша» белән таныштым. Әлегә тапшыруның кайчан чыгуын әйтә алмыйм. Чөнки үзем дә төгәл генә белмим», дип язган ул үзенең Иснтаграмында.
-
Спирт өстәлгән эчемлекләрне дә сату тыела!
"РИА Новости" язуынча, эчәргә ярамаган спиртлы өстәмәләрне дә сатарга ярамаячак. Мәгълүм булуынча, былтыр декабрьдә күп кеше спиртлы өстәмәләр эчеп агуланып үлде, шуңа 30 көн мондый тыю үз көченә кергән иде. Арытаба ул янә 60 көнгә озайтылды. Хәзер шундый шартлар тагын 90 көн үз көчендә кала. Составында 28 градустан артык спирт...
-
Танылган җырчының хәле авыр
Җырчы Николай Носковны авыр хәлдә дәваханәгә алып килгәннәр. Әлеге вакытта ул Мәскәүнең Одинцово районында "Лапино" госпиталендә дәвалана. Аңа тромбын алу буенча операция ясалачак. Җырчы апрель ахырына концертлар куярга планлаштырган булган. Хәзер аның гастрольләр графигы үзгәртеләчәк. Ни дисәң дә, сәламәтлек мөһимрәк. Николай Носков - биш тапкыр "Алтын граммофон" премиясе иясе. Ул...
-
Татарстан халкының гомер озынлыгы арткан
Узган елда гомер озынлыгы буенча Русия төбәкләре арасында Татарстан 9нчы урынга чыккан. Бездә 2013 ел белән чагыштырганда гомер озынлыгы ел ярымга артып, былтыр 73 яшькә җиткән