21 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Элвин Грей тату ясаткан.
Инстаграмда Элвин Грейның татуировка ясаткан фотосы пәйда булды. Ул шушындый тату ясатырга 15 ел буе хыялланган икән.Җырчыга татуны Таиландта Кытай остасы ясаган. Күпләр бу татуировканы вакытлыча гына дип уйлый икән, ул гомерлек юылмый, бетми торган сурәт.
-
Элвин Грей тату ясаткан.
Инстаграмда Элвин Грейның татуировка ясаткан фотосы пәйда булды. Ул шушындый тату ясатырга 15 ел буе хыялланган икән.Җырчыга татуны Таиландта Кытай остасы ясаган. Күпләр бу татуировканы вакытлыча гына дип уйлый икән, ул гомерлек юылмый, бетми торган сурәт.
-
Татар кызы Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионы булды
Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Мәскәүдә узучы Европа чемпионатында хатын-кызлар арасында ялгыз чыгышта беренче урын алды. Ике тапкыр Европа чемпионы Евгения Медведева икенче урында. Икесенең дә тренерлары - Этери Тутберидзе. Италия спортчысы Каролина Костнер өченче урынны алды. Алинә Заһитова - ялгыз фигуралы шууда зур уңышларга ирешкән һәм Россия Спорт мастеры...
-
Тәмле иҗат
Чжоу Йиның иҗат җимешләренә карасаң, алдыңда искиткеч осталык белән ясалган скульптуралар торуына тамчы да шикләнмисең. Ләкин болар барысы да - Кытай кондитерының телне йотарлык тортлары. Чжоу тәмле иҗат җимешләрен помадка һәм шикәрле мастика ярдәмендә ясый. Шедеврлары аңа дөнья күләмендәге дан да китергән. Күптән түгел ул Бөекбританиядә үткән Халыкара кондитер әйберләре...
-
Гыйффәтлекне 1,5 миллион сумга бәяләгәннәр.
Чиләбе өлкәсендә яшәүче 35 яшьлек хатын үзенең 13 яшьлек кызы намусын сатарга җыенган. Гыйффәтлекне 1,5 миллион сумга бәяләгәннәр. Ул сатып алучыны порносайтларның берсеннән эзләп тапкан. Мәскәүгә булачак "кияү" белән очрашуга килгәч, ана белән кызны хокук саклаучылар тоткарлый. Хәзер әнисе кулга алынган, кызы дәваханәгә урнаштырылган.
-
КАМАЗ-МАСТЕР җиңүче!
Аргентинада узган "Дакар-2018" авто узышларында Камаз-Мастер командасыннан Эдуард Николаев экипажы беренче урынны алды.Икенчелек Белоруссия командасы кулында. Өченче урынга Айрат Мәрдиев экипажы ия булды. Якташларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!