26 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Чаллыда ир балалар күбрәк туган
2014 елда Чаллыда барлыгы 8553 бала дөньяга килгән. ЗАГС мәгълүматларына караганда, бу сан, 2013 елгы белән чагыштырганда, 202гә кимрәк. Үткән ел туган сабыйларның 51 проценты - ир балалар, 49 проценты - кызлар. Яңа туганнарның 46 проценты - гаиләдә беренче бала. Аларның саны да алдагы елдагыдан кимрәк булган. ЗАГС башлыгы Равилә...
-
“Лукойл” камазларга өстенлек бирә
"Лукойл" компаниясе ерак төньякта эшләү өчен КАМАЗдан 15 "КАМАЗ-44108-RF" автомобиле сатып алды. Яңа техника начар юл шартларында, салкын һавада эшләр өчен уңайлы. Алар Тиман-Печорскидан нефть продуктлары ташу өчен кулланылачак.
-
Айдар Хәлим кичәгә чакыра
29 гыйнвар 14 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә язучы Айдар Хәлим иҗатына багышланган "Минем җаным китапларымда" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтә. Анда авторның "Кырык тартма" исемле шигырьләр китабын укучыларга тәкъдим итү дә була.
-
Алмас Идрисов – Чаллының яңа архитекторы
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев боерыгы белән Чаллының баш архитекторы, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе башлыгы итеп Алмас Идрисов билгеләнде. Хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Алмас Әхтәм улы 1973 елда "Архитектура" белгечлеге буенча Казан инженер-төзүчеләр институтын тәмамлаган. Аннары КИСИда архитектура-проектлаштыру кафедрасы ассистенты булып эшли башлый. 1976-78 елларда "ТАТНИПИНЕФТЬ"...