28 февраль 2022 яңалыклары
-
Роспотребнадзор Татарстанда нинди массакүләм чаралар үткәрергә мөмкин икәнен аңлатты
Ачык мәйданчыкларда үткәрелә торган чараларда катнашучылар саны бер үк вакытта 200 кешедән артып китмәскә, ябык бинада, аның мәйданыннан чыгып, 1 кешегә 4 квадрат метр туры килергә, әмма бер бинада кешеләр саны 100дән артык булмаска тиеш.
-
"Адымнар-Чаллы" гимназиясендә үткәрелгән семинар-фестивальдә ачык дәресләрне кытай телендә оештырдылар - ФОТО, ВИДЕО
Бүген Чаллының "Адымнар" гимназиясендә Халыкара туган тел көненә багышланган семинар-фестиваль үткәрелә.
-
Чаллыда Май чабу бәйрәмен үткәрәчәкләр
Чаллыда 6 март көнне берьюлы 3 мәйданчыкта май чабу бәйрәме оештырыла. Бәйрәмнәр сәгать 11дә башлана.
-
«Бер исән җирем дә юк иде бит минем», - ди спортчы Гөлназ Гыйльметдинова
Гөлназ Гыйльметдинова 2004 елда коточкыч юл һәлакәтенә эләгә. Автомобильдә аның белән бергә тормыш иптәше, апасы белән җизнәсе, танышы да була. Алар барысы да һәлак булалар.
-
Үзәк Банк төп ставканы 20 процентка кадәр күтәрде
Үзәк Банкта мондый хәлиткеч адымны «Россия икътисады өчен тышкы шартларның тамырдан үзгәрүе» белән аңлаттылар.
-
Чит илдә калган туристлар Россиягә өченче илләр аша әйләнеп кайта алачак
Россиялеләр бүген Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таиланд, Мисыр һәм Мальдив утрауларына ял итәргә бара ала.
-
"Коронавирус белән авыручылар саны кимесә дә, уяулыкны онытмаска"
Шәһәрдә коронавирус инфекциясенең 13871 очрагы теркәлгән. Бу республика күрсәткечләреннән 11, 4 процентка кимрәк. Шәһәрдә коронавирус белән авыручыларның кимүе күзәтелә. Алдагы атнада 3129 очрак теркәлсә, узган атнада бу сан 1429 очрак булган. Авыручылар саны 2,2 тапкырга кимегән.
-
Чаллыда «Эйдос» роботын сынадылар
«КАМАЗ» ГАҖнең пресс-рама заводында «Эйдос» роботын уңышлы сынадылар. Робот Казанда эшләнгән.
-
"Россия 1" каналында бара торган танылган тапшыруда Элвин Грей катнашкан
Татар, башкорт һәм рус телләрендә популяр җырлар башкаручы Радик Юльякшин, күпләр аны Элвин Грей дип белә, "Россия 1" каналында бара торган "Привет, Андрей" телетапшыруында катнашкан.
-
Чаллыда 334 кешегә эш табып биргәннәр
Ел башыннан шәһәрнең кадралар үзәгенә 622 кеше мөрәҗәгать иткән, 334 кеше эш белән тәэмин ителгән.
-
Татарстанда алты көнлек эш атнасы башланды
Ул 28 февральдән 5 мартка кадәр дәвам итәчәк.
-
Чаллыда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 17 җәяүлене тотканнар
Аларга штраф яный.
-
Татарстанда массакүләм чараларны тыйдылар
Татарстанда 28 февральдән массакүләм чаралар уздыруга тыю кертелә. Тиешле карар Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланды һәм хокукый мәгълүмат сайтында басылып чыкты.
-
Кеше югалган! Ярдәм кирәк!
Фәрид Зиннур улы Шәйдуллин югалган. Ул 1958нче елгы. 27 февраль көнне иртәнге яктан өйдән чыгып китә дә, хәбәрсез югала.
-
28 февральгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
28 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар явачак.