29 март 2020 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов өлкәннәрне волонтерлар ярдәменнән файдаланырга чакырды
Республиканың барлык муниципаль районнарында да волонтер штаблары оештырылган, алар үзәк штаб белән даими элемтәдә тора.
-
Миңнеханов өлкән яшьтәге кешеләрдән заказлар кабул итүче колл-үзәкнең эшен тикшерде
«Без булдырабыз» колл-үзәге 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Телефоны: 8(843) 598-3-598.
-
Миңнеханов сәүдә челтәрләрен эшкуарларга товарны өйгә китерүдә ярдәм итәргә чакырды
ТР Президенты эшкуарлар өчен оештырылган онлайн-семинарда катнашты.
-
Табиб-инфекционист: «Коронавирустан имбир генә коткармаячак»
Халык бу көннәрдә әйбер җыю буенча бер чиктән икенче чиккә ташлана кебек. Күптән түгел генә кибеттән-кибеткә чабып, ярмалар, макароннар, бәдрәф кәгазьләре җыйсалар, хәзер имбиргә күчкәннәр. Күп кенә сәүдә үзәкләрендә алар калмаган да инде. Булган җирдә дә, бәяләрен ике-өч мәртәбә арттырып куйганнар.
-
Татарстанның бер районында тегү фабрикасы күп тапкыр кулланыла торган саклану битлекләре тегә башлады
Бөгелмә тегү фабрикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары кысаларында, марля һәм бязь тукымадан күп тапкыр кулланыла торган саклану битлекләрен тегә башладылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.