Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Яңа туган балага исемне әтисе кушса ярыймы? Моны ничә көндә башкару шарт?

Газета укучыбызның соравын «Нур Ихлас» мәчете имамы Камил хәзрәт Идрисовка юлладык.

“Ярый гына түгел, ә тиеш дип әйтер идем мин. Бу әти кеше өчен фарыз, ягъни мәҗбүри гамәл булып тора. Тик ул аның бар шартларын да төгәл үтәргә тиеш. Өстәвенә аның тәһарәтле булуы да мөһим. 

Ничә көн эчендә исем бирүгә килгәндә, аның төгәл билгеләнгән вакыты юк. Шулай да никадәр иртәрәк кушсаң, шулкадәр яхшырак. Күпчелек фикерләр буенча бу гамәлне 7 көне тулганчы башкару хәерле. Әгәр дә инде йоланы үзегез башкарып чыгара алмыйсыз икән, бу очракта дин әһелләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк булыр”, - ди дин әһеле.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам