Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллы мәчетләрендә Корбан гаете намазын кайчан һәм ничәдә укыячаклар? (вакыты, тәртибе)

Корбан гаете 3 көн дәвам итәчәк. Корбаннарны 11 июль ахшам намазына кадәр, ягъни кояш баеганчы чалып бетерү шарт.

Чаллыда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртибен расладылар. Шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла “Шәһри Чаллы” газетасына хәбәр итүенчә, Корбан гаетенең беренче көне 9нчы июльгә (шимбә) туры килә. 

Бу көнне каланың барлык мәчетләрендә дә сәгать икедә иң элек иртәнге намазны укыячаклар. 2:30 минутта Коръән сурәләре укылачак. Төп-төгәл 3:00 сәгатьтә имам-хатыйблар бәйрәм вәгазе белән чыгыш ясаячак. 3:30 минутта мөселман кардәшләребез Корбан гаете намазына басачаклар. Ул хөтбә, Коръән һәм дога уку белән тамаланачак.

“Якынча иртәнге сәгать 4ләрдә мәчетләрдә үткәрелүче гыйбадәтләрне башкарып бетерергә исәп тотабыз. Бары шуннан соң гына безнең җирлектә корбан чалу рөхсәт ителә. Безнең җирлектә дип әйтү очраклы түгел, Гает гыйбадәтләренең вакыты яшәгән урынга карап аерыла. Моны истә тотарга кирәк”, - ди Әлфәс хәзрәт.

Гадәттәгечә, Чаллыда корбан чалу эше Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинаты мәйданында оештырыла. Ул 4:30 минутта эшли башлаячак. 

“Биредә бар шартлар да булдырылган: җайланмалар да әзер, сатучылар да, чалучылар да билгеле, мал-туарлар да тикшерелеп, ветеринар белешмәсе нигезендә генә кертеләчәк”, - ди Чаллы имам-мөхтәсибе.

Мәгълүм булганча бәйрәм 3 көн дәвам итәчәк. Корбаннарны  11 июль ахшам намазына кадәр, ягъни кояш баеганчы чалып бетерү шарт. 

Бу изге гыйбадәтне башкарырга ниятләгән мөселманның үз акылында, балигъ яшендә булуы һәм сәфәрдә булмавы шарт. Шулай ук кешенең билгеле бер күләмдә нисабы да булырга тиеш. Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән аның күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 32 000 сум дип билгеләнде. "Гает көннәрендә кешенең шул күләмдә тотылмый торган акчасы булмый икән, аңа корбан чалу мәҗбүри түгел", - ди дин әһелләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев