Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллыда быел 2 меңнән артык корбан чалырга ниятлиләр

Быел корбан чалу республика буенча 51 урында, Чаллыда, гадәттәгечә, Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинатының мал кабул итү урыны янында булыр дип көтелә.

Быел корбан чалу республика буенча 51 урында, Чаллыда, гадәттәгечә, Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинатының мал кабул итү урыны янында ("Мясокомбинат" тукталышы) булыр дип көтелә.

Татарстан Диния нәзарәтенең Үзәк ревизия комиссиясе рәисе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Корбан бәйрәме көннәрендә 17 меңгә якын корбан чалу планлаштырылуын әйтте.

«Республика буенча 50-60 баш эре мөгезле терлек чалыныр, мөгаен. Төгәл саннарны Корбан гаетеннән соң күрербез. Халык пандемиядән соң Рамазан аенда бик активлашты», – диде ул матбугат очрашуында.
«Кешенең корбан чаласы, яки чалдырасы, аның тәртипләрен беләсе килә икән, рәсми мәчетләрнең имам-хатыйбларына мөрәҗәгать итәргә кирәк диде», – диде ул.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин корбан чалу буенча лидер районнарны да атады. Алар арасында Чаллы да бар. Шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла белдерүенчә Чаллыда якынча 2-3 мең корбан чалына.

Быел Корбан гаете 9 июльгә туры килә. Корбан чалу – һәрбер мөселманның бурычы. Әгәр кешенең матди хәле корбан сатып алырлык булмаса – аңа корбан чалу мәҗбүри түгел. Бу эшне башкарырга ниятләгән мөселманның үз акылында, балигъ яшендә булуы һәм сәфәрдә булмавы шарт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай

2
X