Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дога кылуның үз тәртибе бар

Дога кылыр алдыннан Аллаһы Тәгаләгә мактау-шөкерләр белдерергә һәм Мөхәммәд пәйгамбәргә (саллаллаһу галәйһи уә сәлләм) салават әйтергә кирәк.

Бу хакта Әбу Дауд һәм Тирмизидән килгән хәдистә шулай белдерелә. “Көннәрдән бер көнне Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) мәчеттә бер кешенең Аллаһка дога кылып торганын күрә. Әлеге адәм үзенең догасын Аллаһу Тәгаләне мактамыйча, Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) салават әйтмичә башлый. Шунда Пәйгамбәребез (с.г.с.) : “Бу кеше ашыкты!”-, ди һәм бераздан аны үз янына чакырып ала да түбәндәге сүзләрен әйтә: “Әгәр берәрегез Аллаһу Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итәргә теләсә, башта Бөек Раббысына мактау-шөкерләр әйтсен, аннары Пәйгамбәргә салават әйтсен һәм аннан соң гына үзенә нәрсә теләсә, шуны сорасын!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев