Шəhри Чаллы

Их­лас­лык ну­ры та­ра­ту­чы мә­чет

Чал­лы­да әле­ге дин йор­тын бел­мә­гән ке­ше си­рәк­тер. Тө­гәл исе­ме “Нур Их­лас” бул­са да, шә­һәр­дәш­лә­ре­без аны еш кы­на 48 нче ком­п­лекс мә­че­те дип тә йөр­тә. Чөн­ки ул нәкъ ме­нә әле­ге бис­тә­дә мон­нан 16 ел элек рәс­ми рә­веш­тә ачы­ла. Әй­тер­гә ки­рәк, баш­ка мә­чет­ләр­дән ул үз­гә ар­хи­тек­ту­ра­сы бе­лән ае­ры­лып то­ра. Шу­ңа да аның су­рә­тен еш кы­на төр­ле ди­ни ки­тап­лар тыш­лык­ла­рын­да, ка­лен­дарь­лар­да кү­рер­гә бу­ла

“Мә­чет про­ек­тын Ва­ле­рий Ма­ну­кян ди­гән ар­хи­тек­тор яса­ды. Аны та­буы авыр бул­ма­ды. Чөн­ки ул ва­кыт­та шә­һәр­дә мә­чет­ләр­не про­ект­лау­чы  ике ге­нә ар­хи­тек­тор бар иде. Аның бе­лән ки­ңәш­лә­шеп эш­лә­дек. Мин әйт­кән­нәр­нең бар­сын да ди­яр­лек про­ект­ка кер­тә бар­ды. Хаҗ­дан кайт­кач та күп нәр­сә­не үз­гәрт­тер­дем, метр ярым­га төп гөм­бәз­не кү­тәрт­тек”, - дип ис­кә ала ул ел­лар­ны «Нур-Их­лас» мә­че­те мә­хәл­лә­сен оеш­ты­ру­чы һәм бү­ген дә аның имам-ха­тый­бы бу­лып то­ру­чы Әл­фәс хәз­рәт Гай­фул­ла.

Мә­чет­не тө­зү эш­лә­ре исә 1993 ел­ның 11 сен­тяб­рен­дә баш­ла­на. Бу көн­не бу­ла­чак би­на­ның бе­рен­че су­бай­ла­рын ка­га­лар. Тик ав­то­ги­ган­тың дви­га­тель­ләр за­во­дын­да  ягын чы­гу сә­бәп­ле би­ре­дә эш­ләр тук­та­лып ка­ла. То­ра-ба­ра бе­раз спон­сор­лар та­бы­ла баш­ла­гач, дин йор­ты­ның бе­рен­че ма­на­ра­сын тө­зеп бе­те­рер­гә ка­рар кы­ла­лар. Бу эш­не 1997 ел­да баш­ка­рып чы­га­лар.

“Бу исә эш­мә­кәр­ләр­гә бер ма­як ши­кел­ле бул­ды. Без мә­чет тө­зел­гән ел­лар­ны икъ­ти­сад арт­ка тә­гә­рәү, көч­ле ин­фля­ция, ак­ча ал­ма­шы­ну­лар кү­зә­тел­де. Са­быр­лык кыл­гач, эше­без әк­рен ге­нә ал­га бар­ды. 1999 ел­ны төп гөм­бәз һәм 4 ма­на­ра ба­шы­на ай куй­дык, һәм ин­де ул ва­кыт­ка да­и­ми спон­сор­ла­ры­быз бар­лык­ка кил­де. Үзе­без­нең бис­тә яшь­лә­рен­нән тыш «Са­турн» җа­вап­лы­лы­гы чик­лән­гән җәм­гы­я­те (җи­тәк­че­се Ра­вил Фәй­ру­зов), «Чал­лы ик­мә­ге» ак­ци­о­нер җәм­гы­я­те (Ра­фа­ил Юны­сов), ГПАТ оеш­ма­сы (Ша­мил Ха­фи­зов), «Ка­мАЗ соц­культ­быт» (Го­мәр Гай­нул­лин) — алар ин­де бик нык бу­лыш­ты­лар», - дип ис­кә ал­ды  Әл­фәс хәз­рәт.

Би­на­ны кү­тә­реп куй­ган­нан соң эч­ке эш­ләр баш­ла­на. Алар якын­ча 3 ел­га су­зы­ла. “Ниш­ләп шу­лай озак?” дип зар­ла­ну­чы­лар да бу­ла. Тө­зү­че­ләр исә би­ре­дә ул ва­кыт­ка әле хас бул­ма­ган яңа тех­но­ло­ги­я­ләр кул­ла­нып эш­ли. Ми­сал өчен, дин йорт­ла­рын­да бе­рен­че­ләр­дән бу­лып би­ре­дә җы­лы идән са­лы­на. (Бу ысул хә­зер яңа тө­зе­лү­че мә­чет­ләр­дә дә кул­ла­ны­ла). Ир-ат­лар һәм ха­тын-кыз­лар өчен ае­рым на­маз зал­ла­ры бул­ды­ры­ла. Би­на­ның җы­лы­лык сис­те­ма­сы да ав­то­но­ми­я­ле итеп, ягъ­ни эко­но­мия ре­жи­мы­на көй­лә­не­леп тө­зе­лә.

Һәм, ни­һа­ять, 2005 ел­ның 22 ок­тяб­рен­дә “Нур Их­лас” мә­че­те рәс­ми төс­тә ишек­лә­рен ача. Бу ва­кый­га шә­һәр­дә ге­нә тү­гел, ә җөм­һү­ри­я­те­без­дә зур җан­лы­лык ту­ды­ра. Мә­чет ачу тан­та­на­сы­на рес­пуб­ли­ка­быз­ның ул чак­та­гы Ди­ния нә­за­ра­ты җи­тәк­че­се, мөф­ти Гос­ман хәз­рәт Ис­ха­кый җи­тәк­че­ле­ген­дә шә­һәр, ра­йон­нар­ның имам-мөх­тә­сиб­лә­ре ку­нак бу­лып ки­лә­ләр. Гос­ман хәз­рәт үз чы­гы­шын­да «Нур-Их­лас» мә­че­те­нең ачы­лу­ын: «Җөм­һү­ри­я­те­без­дә та­гын бер шәм ка­бын­ды. Бер ка­раң­гы бүл­мә­дә бер шәм ян­дыр­сак, як­ты бу­ла. Күз ал­ды­на ки­те­ре­гез шун­дый 12 шәм­не. 1200 шәм бул­са — бө­тен­ләй як­ты», — дип фи­кер­лә­ре бе­лән ур­так­ла­ша һәм имам-мөх­тә­сиб Әл­фәс хәз­рәт­кә 13 ел буе шу­шы мә­чет­не тө­зү­гә куй­ган ты­рыш­лык­ла­ры өчен зур рәх­мә­тен бел­де­рә.

Яз­ма­быз ба­шын­да тел­гә алын­ган мә­чет­нең исе­ме­нә дә ка­бат тук­та­лып үт­мә­сәк дө­рес бул­мас.

 “Нур Их­лас” әл­лә ка­ян уй­лап чы­га­рыл­ган исем тү­гел. Мә­чет тө­зе­ле­ше ел­ла­рын­да би­на­быз янә­шә­сен­дә ва­кыт­лы­ча гын мәд­рә­сә эш­лә­де. Аны Их­лас дип йөрт­те­ләр. То­ра-ба­ра ха­лык бу­ла­чак мә­че­те­без­не дә бу исем бе­лән атый баш­ла­ды. Тик дин йор­ты­быз фай­ла­ну­га тап­шы­рыл­ган­чы Си­до­ров­ка бис­тә­сен­дә та­гын бер мә­чет саф­ка бас­ты һәм аңа “Их­лас” исе­ме би­рел­де. Бер шә­һәр­дә ике бер үк исем­ле мә­чет бул­мый бит ин­де, дип без Их­лас янә­шә­се­нә Нур сү­зен өс­тә­дек. Әнә шу­лай мә­че­те­без Нур Их­лас бул­ды, ягъ­ни их­лас­лык ну­ры та­тар­ту­чы мә­чет бу­лып эш­ләп кит­те”, - дип ха­ти­рә­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты Әл­фәс хәз­рәт.

Шө­кер, зур ты­рыш­лык һәм бер­дәм­лек бе­лән тө­зел­гән дин йор­ты бү­ген­ге көн­дә мил­лә­тәш­лә­ре­без­не иман­га өн­дәү һәм алар­га ди­ни тәр­бия би­рү юнә­ле­шен­дә сал­лы хез­мәт куя. Сый­ды­рыш­лы­гы 500 ке­ше­гә исәп­лән­гән зал­ның бер­кай­чан да буш тор­га­ны юк. Га­ет на­маз­ла­рын­да ха­лык би­на­га гы­на сый­мый, ә мә­чет­нең ише­гал­ла­рын ук ту­ты­рып Ал­лаһ­ка сәҗ­дә кы­ла.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: